Логотип Магариф уку
Цитата:

Илзирә – мәктәбебез горурлыгы

Соңгы елларда мәктәп укучылары өчен бик күп фәнни-гамәли һәм конференцияләр уздырыла. Аларның ниндиләре генә юк: район күләмендәгеләре, республикакүләм, төбәкаралары, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәгеләр...

Соңгы елларда мәктәп укучылары өчен бик күп фәнни-гамәли һәм конференцияләр уздырыла. Аларның ниндиләре генә юк: район күләмендәгеләре, республикакүләм, төбәкаралары, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәгеләре. Аларда укучылар фәнни җитәкчеләре – укытучылары җитәкчелегендә бик теләп катнаша. Бу гамәлләре белән алар киләчәктә югары уку йортларында укыганда фән нигезләре белән шөгыльләнү өчен беренче күнекмәләрен ала, «тере» галимнәр белән очраша, кеше алдында чыгыш ясарга өйрәнә. Җиңү шатлыгын да, җиңелү ачысын да тоялар. Мәктәпне тәмамлап киткәч тә, бу эшләрен дәвам итәләр алар.
Шундый укучыларымның берсе – Илзирә Мөхәммәтҗанова. Казан федераль университетының Алабуга институты студенты ул. Мәктәбебезнең 2017 елгы чыгарылыш укучысы иде ул. Мәктәптә укыган чагында ук биология, химия, рус теле буенча уздырылган районкүләм олимпиадаларда күп мәртәбәләр мәктәбебез данын яклап килде Илзирәбез. Бүгенге көндә ул филология факультетының татар-инглиз бүлегендә – III курста укый. Тырышып укуы өстенә фәнни-эзләнүләр өлкәсен дә чит күрми, мәктәбебездә алган тәүге фәнни чирканчыкның да йогынтысы бар, ахры. Атна саен диярлек авылга кайта ул: күрешми, очрашмый калмыйбыз. Фән өлкәсендәге уңышлары белән дә һәрчак бик теләп уртаклаша. Фәнни темага язылган гыйльми язмаларын төрле конференцияләргә җибәрә. Көзге якта гына үз уку йортларында узган «Фән һәм яшьләр» конференциясендә дә уңышлы чыгыш ясаган Илзирә. Башкалабыз Казанда уздырылган «Фольклорный текст: проблемы изучения» дигән яшь фольклорчылар укуларында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Әле узган атнада гына Алабугада узган «Татар теле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» исемле конференциядә III урын яулады.
Без, Урта Кирмән мәктәбе мөгаллимнәренең, элекке укучыбыз – Илзирәнең киләчәктә яхшы белгеч булачагына ышанычы зур.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ