Логотип Магариф уку
Цитата:

2023 нче елда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру биремнәре

Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе Энҗе Ибраһимова, Казандагы 62 нче  мәктәпнең югары квалификация категория...

Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен
2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе
 
Энҗе Ибраһимова,
Казандагы 62 нче  мәктәпнең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
 
 Эшне башкару өчен күрсәтмә
Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше 33 биремне үз эченә алган 4 бүлектән тора. 1 нче бүлектәге 13 бирем (1 – 13 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау
күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлектәге 7 бирем (14 – 20 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлектәге 8 бирем (21 – 28 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлектәге 29 – 32 нче биремнәр сөйләм ситуациясенә караган татарча репликалар язуны күздә тота. Ачык типтагы 33 нче бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлдерелгән.
Уңышлар телибез!
 
Инструкция по выполнению работы
Время, отведенное на выполнение заданий – 3 часа 55 минут (235 минут). Экзаменационная работа по татарскому языку состоит из четырех разделов, включающих 33 задания. Раздел 1 (задания по аудированию) включает 13 заданий на понимание аутентичных текстов (задания 1 - 13). Раздел 2 (задания по чтению) включает в себя 7 заданий (задания 14 - 20). Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 8 заданий (задания 21 - 28). Раздел 4 (задания по письменной речи) состоит из 4 заданий на написание реплик по предложенной коммуникативной ситуации (задания 29 – 32) и задания, в котором предлагается написать личное письмо (задание 33).
Желаем успеха!
1нче вариант
Раздел 1











 

  1. Алмаз Лилиядән нәрсә турында сорый?



  • экстремаль ял итү турында

  • сәяхәт итү турында

  • үз машинаңда ял итәргә бару турында



  1. Алмаз нинди курсларга йөри?



  • төрле курсларга

  • түләүле курсларга

  • инглиз теле курсларына



  1.   Алмазның дусты нинди?

    • җитди

    • җаваплы

    • җитез



  2. Алмаз нишләргә ярата?



  • телләр өйрәнергә

  • компьютерда уйнарга

  • рәсем ясарга




  1. Алмаз нинди мәктәптә укый?

    • рус мәктәбендә

    • гимназиядә

    • татар мәктәбендә





  1. Лилия нинди китаплар укырга ярата?



  • электрон китаплар

  • Ә.Еники хикәяләре

  • кәгазьгә басылган китаплар


 

  1. Лилия Алмазны нинди бәйрәмгә чакыра?



  • Туган көнгә

  • Соңгы кыңгырау бәйрәменә

  • Нәүрүз бәйрәменә


 






Прослушайте разговор двух друзей. Определите, какие из приведенных утверждений 8 - 13 соответствуют содержанию текста (1), а какие – не соответствуют (2). Вы услышите аудиозапись дважды.
 

 

  1. Дуслар яраткан бәйрәмнәре турында сөйләшәләр.


 
1)текстка туры килә                  2) текстка туры килми
 

  1. Гөлназ Сабантуй бәйрәмен яратмый.


 
1)текстка туры килә                  2) текстка туры килми
 

  1. Гөлназның әтисе - спорт остасы.


 
1)текстка туры килә                  2) текстка туры килми
 

  1. Питрау бәйрәменә дә республика статусы бирелде.


 
1)текстка туры килә                  2) текстка туры килми
 

  1. Сабан туенда башка милләт кешеләре дә катнаша.


 
1)текстка туры килә                  2) текстка туры килми
 

  1. Сабантуе бәйрәме 12нче июлдә үткәрелә.


 
1)текстка туры килә                  2) текстка туры килми
 
Раздел 2
 


















14«Диңгез могҗизалары (сәер балыклар)» күргәзмәсенә чакырабыз!
 
Шимбә көнне   Милли музейда  «Диңгез могҗизалары (сәер балыклар)» күргәзмәсе ачыла. Биредә Африка, Америка, Австралия, Европа һәм җирле фаунада сирәк очрый торган сәер, үзенчәлекле балыклар, су асты дөньясының башка кызыклы вәкилләре  күрсәтеләчәк.
Күргәзмә сәгать иртәнге уннан кичке җидегә кадәр эшли.
Ялларыгыз күңелле үтсен!
Белдерүдә            нәрсә турында әйтелә?
1)          Милли музейда   уздырылачак еш очрый торган балыклар күргәзмәсе  турында.
2)         Милли музейда    ачылачак күргәзмәгә чакыру турында.
3)         3)Милли музейда эшли торган күргәзмә турында.
1514нче апрель көнне «Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә кастинг үткәрәчәк. Сайлап алу турында 9-15 яшьлек татар телен яхшы белгән  укучылар катнаша ала. Алар арасыннан жюри «Чулпан» мәдәният үзәгендә урнашкан студиядә бушлай шөгыльләнә алачак 10 баланы сайлаячаклар. Кастингта укучылар җыр яки бию башкарырга, шигырь укырга тиеш булачак. Шулай ук жюри әгъзаларының өстәмә биремнәренә әзер булырга кирәк.
Белешмәләр өчен: 522-45-65
Бу     хәбәр нәрсә турында?
1)      Балаларны
яңа    бәйгегә       чакыру турында.
2)Балаларны
өстәмә кастингка чакыру     турында.
3)Кастингның нәтиҗәләре турында .
 
16Хәерле көн, Ләйлә! Хәлләрең ничек? Тормышыңда нинди яңалыклар бар?
Минем хәлләрем яхшы, 9нчы сыйныфны тәмамлыйм. Быел мин татар теленнән республика олимпиадасында катнашып, призлы урын алдым. Җиңүчеләргә диплом бирделәр. Олимпиадага республиканың иң көчле укучылары килгән иде.  Өч көн “Дуслык” үзәгендә тордык. Мин анда яңа дуслар таптым.  Ә син нинди чараларда катнаштың? Вакытың булгач, миңа хат яз, көтәм.
Сәлам белән дустың Ралинә.
Электрон хатында  Ралинә дустына нәрсә турында язган?
1)          Олимпиадада катнашып, беренче урын алуы турында.
2)          2)Татар теленнән республика олимпиадасында  призер булуы турында.
3)9нчы сыйныфлар өчен  үткәрелә    торган төрле олимпиадалар турында.

 






Прочитайте текст. В заданиях 17 - 20 укажите правильный вариант   ответа.
 

Балык тоту.
Әтисе белән бергәләп, Таҗи балык тотарга барды.
Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.
Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗинең әтисе балыкларны сөйри дә чыгара. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә.
(Абдулла Алиш.)

  1.   Әтисе белән Таҗи балыкка кайчан барды?



  •            Кояш чыккач бардылар.

  •            Кояш баткач бардылар.

  •            Иртә белән бардылар.



  1. Балыклар кайчан яхшы чиртә?



  • Кояш булмаганда.

  • Җил булмаганда.

  • Кояш баткач.



  1. 19. Таҗи балыкларны кая җыя?

    • Балыкларны савытка җыя.

    • Балыкларны суга җибәрә.

    • Балыкларны чиләккә җыя.





  1. Вакытның үтүе ни өчен тоелмый?

    • Балык шәп эләккәнгә.

    • Таҗи вакытны йоклап уздырганга.

    • Таҗи балык тотарга соң  килгәнгә.




Раздел 3






Прочитайте текст. В заданиях 21 – 28 определите правильный вариант ответа.
 

Пе­си­нең (21)... чем-ка­ра. Ә (22).... – нәкъ ике ко­лак ур­та­сын­да – ап-ак та­бы бар. (23)...... ке­бек янып то­ра. Көн­дез­лә­рен алар бер­гә-бер­гә (24)...... уй­ный­лар. Кич бу­лу бе­лән пе­си Нә­си­мә­нең юр­га­ны ас­ты­на (25)... дә, мырр-мырр итеп, йом­шак кы­на көй­ли баш­лый.
Әй­тер­сең ул шу­лай ягым­лы җы­ры бе­лән ду­стын (26) ... .
Җәйге көн­нәр­нең бер­се иде. (27)... әни­се, май язам дип, баз­дан сөт өс­те алып чык­ты. Аны гө­бе­гә сал­ды да кө­ян­тә-чи­ләк­лә­рен кү­тә­реп чиш­мә­гә су­га кит­те.
Ә пе­си­нең гө­бе янын­нан һич ке­нә дә ки­тә­се кил­ми бит.
Кой­ры­гын юга­ры кү­тәр­гән, ә үзе Нә­си­мә­дән кү­зен ал­мый.
–Мияу!Мияу!Кай­мак исен си­зәм! Ми-яу! – дип, су­зу­ын гы­на (28)... .

  1. 1) йоннары 2) йоннар 3) йоннарын

  2. 1) маң­га­ен­а 2) маң­га­ен­да 3) маң­га­е

  3. 1) йол­дыз 2) йол­дызы 3) йол­дызны

  4. 1) ча­бы­шкач 2) ча­бы­шканчы 3) ча­бы­шып

  5. 1) ке­рә 2) ке­рсә 3) керми

  6. 1) йок­ла­та 2) йок­лый 3) йок­ла­ды

  7. 1) Нәсимәнең 2) Нәсимәне 3) Нәсимәгә

  8. 1) бе­лгәч 2) бе­лә 3) бе­ләмәде


Раздел 4











Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Предложите другу (подруге) прочитать интересную книгу про историю.

  2. Сообщите другу (подруге), что в Национальной библиотеке состоится   выставка книг молодых писателей РТ.

  3. Спросите у прохожего (прохожей), как пройти до ближайшей аптеки.

  4. Поздравьте дедушку с Днём Победы

  5. Вы получили письмо от друга (подруги). Напишите ему (ей) письмообъемом не менее 60 слов, ответив на его (её) вопросы.


           Для ответа на это задание используйте специальный бланк ответов.











Тыңлап аңлау биремнәре өчен текстлар
Прослушайте 7 коротких диалогов. В заданиях 1 - 7 укажите правильный вариант ответа. Вы услышите аудиозапись дважды.
 
Беренче сорау.   Алмаз Лилиядән нәрсә турында сорый?
Лилия: Сәлам, Алмаз!
Алмаз: Сәлам, Лилия! Син сәяхәт итәргә яратасыңмы?
Лилия: Әйе, бик яратам. Сәяхәт итү –ял итүнең иң яхшы ысулы, минемчә.
Алмаз: Мин үз машинамда чит илләрне, яңа шәһәрләрне, матур урыннарны карап йөрергә хыялланам. Яңа урыннарны күрү, төрле милләт кешеләре белән танышу, чит тел өйрәнү, яңа дөнья ачу  - яхшы чара.
Лилия: Хәзерге вакытта күп кешеләр диңгез буенда ял итәргә яраталар бит. Алар рәхәтләнеп су коеналар, кызыналар, матур урыннарда фотога төшәләр.
Алмаз: Ә кайбер кешеләр экстремаль ял итү формасын сайлый: биек тауларга менәләр, елга буенда палаткаларда яшиләр. Без дә сыйныфыбыз белән табигатькә чыгып, палаткада яшәгәнебез бар. Бу бик кызык.
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
 
Икенче сорау. Алмаз нинди курсларга йөри?
Алмаз: Лилия, син кем булырга телисең?
Лилия: Минем туризмга бәйле һөнәр сайлыйсым  килә. Төрле илләрдә булырга,  турислык бизнесы ачарга хыялланам. Телләр белән кызыксынам, татар телен, рус телен яхшы беләм, инглиз телен өйрәнәм. Минемчә, телләр белү бик кирәк. Ә син кайсы һөнәрне сайлар идең?
Алмаз: Минем программист буласым килә. Бүгенге көндә бу бик популяр һөнәр. Төрле программалар өйрәнәм, түләүле курсларга йөрим.
Лилия: Без барыбыз да карьера ясарга хыялланабыз. Һөнәр сайлаганда, эшнең кызыклы, яраткан булуына, бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур булуга да игътибар итәргә кирәк.
Алмаз: Һөнәр сайлау  бик авыр. Аңа  җаваплы карарга кирәк.
2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
 
Өченче сорау. Алмазның дусты нинди?
Алмаз: Лилия, синең дусларың күпме?
Лилия: Һәр кешенең дуслары була. Минем дә дусларым күп. Иң якын дустым берәү генә. Ул – Альмира. Мин аның белән мәктәптә таныштым, дуслаштым. Мәктәпкә бергә йөрибез. Альмира яхшы укый, инглиз телен яхшы белә, кайвакыт өй эшләрен бергә эшлибез. Ул – бик акыллы, тәртипле кыз, музыка мәктәбенә йөри.
Алмаз: Минем дә якын дустым бар. Без аның белән спорт секциясендә таныштык. Без бергә көрәш белән шөгыльләнәбез. Ул да – тәрбияле, акыллы, тырыш егет.  Айзат физика, фәне белән кызыксына, киләчәктә астроном булырга уйлый. Ул чын дус, ярдәмчел, җитди. Мин аны хөрмәт итәм.
Лилия: Әйе, чын дуслар ышанычлы булырга тиеш, авыр чакта  ярдәм кулы сузарга тиеш дип саныйм.
   [2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
 
Дүртенче сорау. Алмаз нишләргә ярата?
Лилия: Алмаз, синең  яраткан шөгылең бармы?
Алмаз: Минем яраткан шөгылем бар.  Кечкенәдән рәсем ясарга яратам. Ә хәзер граффити белән шөгыльләнү ошый. Әлегә блокнотта ясап өйрәнәм.  Миңа компьютер да ярдәмгә килә.
Лилия: Мин телләр өйрәнергә яратам, шунлыктан рус, татар, инглиз теле дәресләре миңа бик кызык. Дәресләрдән соң төрек теле курсларына да йөрим.
Алмаз: Минемчә, телләр өйрәнү бик авырдыр.
Лилия: Әйе. Ләкин бик кызыклы. Күп телләр белгән саен, дусларың да арта. Минем дусларым арасында төрле милләт кешеләре бар: татарлар, руслар, төрекләр.
Алмаз: Мин дә яраткан шөгылемә  вакытымны кызганмыйм. Рәсем ясау буенча кайбер программаларны өйрәнәм. Дәресләргә әзерләнү өчен дә,  интернеттан күп мәгълүмат алып була.
Лилия: Алмаз, киләчәктә шөгыльләрең артсын, ошаган шөгыльләреңнән тәм табып, вакытыңны файдалы үткәр.
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
Бишенче  сорау. Алмаз нинди мәктәптә укый?
Лилия: Алмаз, син кайсы мәктәптә укыйсың?
Алмаз: Мин яңа мәктәптә укыйм. Безнең мәктәп – рус мәктәбе. Мәктәп өч катлы. Мәктәптә зур спортзал, бассейн, зур китапханә, ашханә, заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре бар.
Лилия: Ә мин татар мәктәбендә укыйм, тугызынчы сыйныфта. Сыйныфыбызда егерме биш  укучы бар. Без фәннәрне татар  телендә өйрәнәбез. Биология, химия, физика фәннәрен яратабыз. Информатика дәресләренә дә бик теләп йөрибез. Сыйныфташларым бу фәннәрдән дәрестән соң курсларга йөриләр, имтиханнарга әзерләнәләр.
Алмаз: Мин дә тугызынчы сыйныфта укыйм. Без дә имтиханнарга бик тырышып әзерләнәбез. Безнең сыйныф укучылары Илья, Александр, Аяз математика, география, татар теле буенча олимпиадада катнашып, призлы урыннар алдылар.
Лилия: Минем сыйныфташларым да төрле чараларда актив катнашалар. Күптән түгел безнең сыйныфтан Рәзил белән Камилә «Татар кызы», «Татар егете» бәйгесендә катнашып, җиңү яуладылар. Сыйныфташларым белән бик теләп аралашам, алар арасында якын дусларым да бар.
Алмаз: Безнең сыйныф та бик тату. Миңа аларның тырыш, акыллы, ярдәмчел булулары ошый.
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
Алтынчы сорау. Лилия нинди китаплар укырга ярата?
Лилия: Алмаз, син нинди китаплар укырга яратасың?
Алмаз: Мин матур әдәбият әсәрләрен яратам. Миңа Әмирхан Еники  хикәяләре ошый. Соңгы тапкыр “Мәк чәчәге” хикәясен укыдым.
Лилия: Мин төрле китаплар укырга яратам.  Татар әдәбиятын да, рус әдәбиятын да, чил ил әдәбиятын да яратам. Төрле жанрдагы әсәрләрне укыйм. Үзем дә шигырьләр язам.
Алмаз: Соңгы вакытта электрон китаплар уку популярлашты. Китапханәгә йөрисе юк, үзеңә кирәкле әсәрне интернеттан эзләп табасың да укыйсың.
Лилия: Миңа экраннан уку ошамый, күз арый. Минемчә, кәгазьгә басылган китапларны уку уңайлырак. Китапны кулыңа тотып уку рәхәт. Әсәрнең электрон вариантын югалтырга да мөмкин.
Алмаз: Кайсын укысаң да, үзеңә бик күп мәгълүмат аласың. Яңа геройлар белән танышасың, үзеңә яңа дуслар табасың. Китап укуга көненә 30 минут  вакытымны багышлыйм.
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
 
Җиденче сорау. Лилия Алмазны нинди  бәйрәмгә чакыра?
 
Алмаз: Лилия, синең иртәгә дәресләрең  ничәдә бетә?
Лилия:: Иртәгә безнең биш дәрес була. Димәк, бер тулганда бетә. Ә син кайчан бушыйсың?
Алмаз: Безнең иртәгә биш дәрес кенә, дәрестән соң “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерләнәбез, диделәр.
Лилия: Без дә сыйныфыбыз белән Нәүрүз бәйрәменә әзерләнәбез. Ә иртәгә мин сине туган көнемә чакырырмын дигән идем.
Алмаз: Яхшы, мин риза. Дәресләр бетүгә килермен. Туган көнеңә тагын кемнәрне чакырасың?
Лилия: Дуслар, туганнар килә. Туган көн – якын кешеләр белән аралашу өчен иң яхшы бәйрәм. Гадәттә, туган көнне без өйдә бәйрәм итәбез.
Алмаз: Мин дә туган көнне өйдә уздырырга яратам. Иртән өй җыештырабыз. Әнием торт пешерә. Бергә төрле тәмле ризыклар пешерәбез.
Лилия: Мин кунаклар килгәнгә шатланам. Ашагач-эчкәч, без биибез, җырлыйбыз, шаярабыз, төрле уеннар уйныйбыз. Туган көн безнең гаиләдә менә шулай күңелле үтә. Шуңа күрә туган көн - минем өчен елның иң матур көне.
Алмаз.     Мин бик шат, Лилия.  Очрашуга кадәр!
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
 






Прослушайте разговор двух друзей. Определите, какие из приведенных утверждений 8 - 13 соответствуют содержанию текста (1), а какие – не соответствуют (2). Вы услышите аудиозапись дважды.
 

 
[пауза 20 секунд]
Руслан:Сәлам, Гөлназ!
Гөлназ: Сәлам, Руслан! Әйт әле, синең яраткан бәйрәмең нинди?
Гөлназ: Минем яраткан бәйрәмем – Сабантуй. Ул җәен үткәрелә. Сабантуй – ул татарлар бәйрәме, ләкин анда башка милләт кешеләре дә катнаша.
Руслан: Әйе, шул. Мин дә Сабантуй бәйрәмен яратам. Без дә гаилә белән бу бәйрәмгә  барабыз.
Гөлназ: Мин дә бу бәйрәмгә әти-әнием белән барам. Әтием бәйрәмнең төп ярышы – татарча көрәштә катнаша. Ул – көрәш буенча спорт остасы. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Җиңүчегә тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.
Руслан: Ә мин Сабан туенда ат чабышын карарга яратам. Бу ярышта беренче килгән атның хуҗасына да кыйммәтле бүләк бирәләр.
Гөлназ: Сабаен туенда һәр кеше үзенең осталыгын күрсәтә: җырлый, бии, уеннарда катнаша. Сабан туе кичкә кадәр дәвам итә. Ә синең яраткан бәйрәмең нинди?
Руслан: Мин Изге Петр көненә үткәрелә торган Питрау бәйрәмен яратам. Ул 12нче июльдә үткәрелә.
Гөлназ: Минем дә ул бәйрәмдә булганым бар.
Руслан: Бу бәйрәмне карарга башка өлкәләрдән дә кунаклар килә шул. Төрле кызыклы уеннар уздырыла, фольклор коллективлары, артистлар чыгыш ясый. Питрау бәйрәменә дә республика статусы бирелде.
Гөлназ: Син дә бәйрәмнәр яратасың икән, Руслан. Икенче юлы бергә барырбыз.
Руслан: Шәп! Мин риза! Зур рәхмәт, дустым.
ҖАВАПЛАР























































































































Биремнең номерыДөрес җавап
12
22
31
43
51
63
71
81
92
101
111
121
132
142
152
162
173
182
193
201
211
222
231
243
251
261
271
282

Татар теле буенча имтихан эшен бәяләү системасы
 1-28 нче биремнәрдә дөрес күрсәтелгән һәр җавап 1 балл белән бәяләнә. Җаваплар биремнәрне үтәү күрсәтмәсендәгечә язылган булса һәм дөрес җавап үрнәге белән тулысынча туры килсә, бирем дөрес үтәлгән дип санала.
29-32 нче биремнәрне бәяләү критерийлары
Сөйләм   ситуациясенә   караган  репликалар  язу.   29-32   нче   биремнәр максималь        2 балл белән бәяләнә.
1 нче таблица
 














































 
 
Бәяләү критерийлары
 
Баллар
 
I
 
Язылган текстның эчтәлеге
К1Сөйләм ситуациясенә караган репликаны
формалаштыру
Имтихан бирүче, сөйләм ситуациясенә караган репликаны аңлап, җавабын дөрес формалаштырган. Коммуникатив бурыч төгәл үтәлгән.
Фактик хаталар юк.
1
Имтихан бирүче сөйләм ситуациясенә караган репликаны дөрес формалаштырмаган.
Яки Сөйләм ситуациясенә караган реплика өлешчә генә формалаштырылган
Яки дөрес формалаштырмаган.
Яки Фактик хаталар бар.
Яки Имтихан бирүче башка сөйләм ситуациясенә караган реплика язган.
0
 
II
 
Грамоталылык
К2Орфография һәм сөйләм нормаларының үтәлеше
Репликада орфографиягә тел нормаларының үтәлешенә караган (грамматик, орфографик, стилистик. пунктуацион) хаталар юк.
Һәм/ яки төрле нормаларга караган 2 хата бар.
1
Репликада тел нормаларының үтәлешенә   караган  3 яки
күбрәк хата бар.
0

 












Яки Имтихан бирүче башка сөйләм ситуациясенә
караган реплика язган.
 
Язма эш өчен максималь балл
 
2

 33 нче биремне бәяләү критерийлары
 Шәхси хат язу биремен бәяләү критерийлары
2 нче таблица




















































































































































































































































 
К
Бәяләү
критерий лары
 
3 балл
 
2 балл
 
1 балл
 
0 балл
К1КоммуниЭшЭшЭш өлешчәЭш
кативтулысынчабашкарылган:башкарылгабашкары
бурычныбашкарылга3 сорауга дан:   2 сораугалмаган:
үтәүн: 3 сораугаҗавапгомуми2 сорауга
да тулыбирелгән,җавапҗавап
җавапәмма берсенәбирелгән,бирелмәг
бирелгән.бирелгәнәмма 1ән яки
Мөрәҗәгатьҗавап тулысораугатекстның
итү,түгел. Хатбирелгәнкүләме
саубуллашустилен бозганҗавап тулытулмый
һәм имзалау1-2түгел яки
фразаларытөгәлсезлекбер сорауга
дөресбар һәм/якигомумән
сайланган.алынган хаткаҗавап юк.
АлынганрәхмәтХат стилен
хатка рәхмәтбелдерелмәгәнбозган 3 яки
белдерелгәнкүбрәк
төгәлсезлек
бар,
итагатьлелек
формалары
сакланмаган
К2ТекстныТекст логикТекст,Текст
оештыруэзлеклелектәгомумәнтөзелеше
төзелгән һәмалганда,ндә логик
абзацларгалогикэзлеклеле
бүленештәэзлеклелектәк
хаталар юк;төзелгән,сакланма
тел чараларыләкин логикган; язма
дөресбәйләнешләртекст

 



















































































































































































































































































































кулланылган;дә һәм /якитөзелеше
хатныңабзацларгандә   3
төзелеше язмабүленештәяки
этикетяки хатныңкүбрәк
нормаларынатөзелешендәхата бар,
туры килә1-2яки
төгәлсезлекхатның
бартөзелеше
язма
этикет
нормалар
ына туры
килми.
К3ТекстныңКоммуникатТекстныТекстныТекстны
лексик-ив бурычныаңлауга зыянаңлаугааңлауга
грамматиүтәү өченкитермәгәнзыянзыян
ккирәк булгантелкитермәгәнкитерә
төзелешетөрле лексикчараларынателторган
һәмкараганчараларынахаталар 6
грамматикхаталар баркарагандан
чаралар(3-4 тупасхаталар баркүбрәк
файдаланылгбулмаган хата(5-6 тупас
ан (текстнырөхсәт ителә)булмаган
аңлауга зыяняки телхата рөхсәт
китермәгәнхаталары юк,ителә) һәм
1-2ләкин артык/яки текстны
төгәлсезлекгади лексикаңлауга зыян
рөхсәтһәмкитерә
ителә)грамматикторган 1-2
чараларграмматик
кулланылганхата бар
К4ОрфографОрфографикТекстТекст
ия һәмһәмэчтәлегенэчтәлеген
пунктуацпунктуационаңлауга зыянаңлауга
ияхаталар юк,китермизыян
яки текстторган 3-4китерә
эчтәлегенорфографикторган
аңлауга зыянһәморфограф
китермипунктуационик һәм
торган 1-2хата барпунктуац
хата барион
хаталар 4
тән
күбрәк

Шәхси хат язу биреме К1-К4 критерийлары буенча тикшерелә.
Максималь 10 балл алырга мөмкин.
Текстның эчтәлеге биремгә туры килмәсә (язма хат характерында булмаса, тәкъдим ителгән сорауларга җавап урынына башка мәгълүмат язылса, тәкъдим ителгән хат күчереп кенә язылса) бу бирем өчен 0 балл куела.
Хатның күләме 30 сүздән ким булса, К3 һәм К4 критерийлары буенча максималь балл куелмый.
Эшнең күләмен билгеләгәндә, беренче сүздән алып соңгысына кадәр (шулай ук адрес, язылу вакыты, имза да) исәпкә алына. Хатта укучы үзенең чын исемен, адресын күрсәткән очракта эш тикшерелми.
 Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:
0 - 12 балл – «2» ле билгесе;
13 - 22 балл – «3» ле билгесе;
23 - 33 балл – «4» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен (1-13 нче биремнәр) баллары 7 дән кимрәк булмаска тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 7 дән кимрәк булса, «3» ле билгесе куела.
34 - 46 балл – «5» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 10 нан кимрәк булмаска тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 10 нан кимрәк булса, «4» ле билгесе куела.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ