Логотип Магариф уку
Цитата:

Балага бушлай дару тиешме?

3 яшькә кадәрге балаларга дарулар бушлай җибәрелә, дип ишеткән идем.

3 яшькә кадәрге балаларга дарулар бушлай җибәрелә, дип ишеткән идем. Бу чыннан да шулаймы? Моның өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә, аны алуда проблемалар бар­мы?

Миңнегөл Кыямова. Казан.

 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанда 3 яшькә кадәрге балаларга, ә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 яшькәчә балаларга дарулар бушлай бирелергә тиеш. Татарстан Республикасының 2004 ел, 8 декабрендә кабул ителгән 62 нче законы нигезендә, бушлай дарулар исемлеге Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан 2009 елның 16 мартында 315 нче боерык белән расланган.

 

Сабыйга бушлай дару алу өчен бернинди белешмә дә тутырырга кирәкми, ләкин медицина иминият полисы булу шарт. Даруны участок педиатры билгели һәм ре­цепт яза. Исемлек һәр балалар дәваханәсендә һәм анда эшләүче педиатрда бар. «3 яшькәчә балаларга дару теге яки бу төбәктә ташламаларга ия булучылар исемлеге буенча җибәрелә. Ул исемлектә дарулар байтак. Тик яшь балаларга, сәламәтлегенә карап, күбесенчә антибиотиклар, йөткерүдән дәвалану, темпера­тураны төшерү өчен дарулар язарга туры килә. Баланың бронхиаль астма, шикәр чире кебек хроник авырула­ры бар, ләкин инвалидлыгы юк икән, даруларга шулай ук әлеге исемлек буенча заказ бирәбез һәм әти-әниләр аны акчага сатып алмый», - дип ачыклык кертте Яшел Үзән районының Нурлат участок сырхауханәсе баш табибәсе Илсөяр Таһирова.

 

"Гаилә һәм мәктәп" журналы, 2013, август (№1).

 

 

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ