Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң алдынгыларны премия көтә

Буа районы Бик-Үти сигезьеллык мәктәбендә укучылар саны күп түгел, нибары 25 бала. Шуңа да карамастан шөкер әле үз мәктәбебез  эшләп килә, дип сөенеп яши авыл халкы.  Элеккеге укучылары да т...

Буа районы Бик-Үти сигезьеллык мәктәбендә укучылар саны күп түгел, нибары 25 бала. Шуңа да карамастан шөкер әле үз мәктәбебез  эшләп килә, дип сөенеп яши авыл халкы.  Элеккеге укучылары да туган мәктәбем дип атлый аның бусагасын. Танылган бакчачы Рифкать абый Гималтдинов та– 1959–1967 елларда шунда белем алган кеше.

 - Үземне укыткан укытучылар Зөбәйдә апа Хәйруллина, Фәридә апа Гыйләҗева, Гөлнур апа Латыйпова инде тугызынчы дистәне ваклап килә, кайткан-киткәндә  очрашсак, сөйләшеп сүзләребез бетми. Алар биргән төпле белем белән укуымны  башта Чувашстанның  Олы Ялчик мәктәбендә дәвам итеп, аны көмеш медаль белән тәмамладым, аннан  Казан педагогика институтының физика-математика  факультетында укыдым. Шуңа күрә дә авыл мәктәбен түбәнсетергә  яки бетерергә тырышучылар белән  тамырдан килешмим, – ди ул.
– Әйе, Рифкать ага ихлас, шәһәрдә гомер кичерсә дә авылым дип җан  атып яши. Җае туры килгән саен  күчтәнәчләрен тцяп кайтып төшә.  Мәктәпкә  волейбол, футбол туплары, 100 әр метр тәрәзә челтәрләре  бүләк итүчебез дә ул,– ди мәктәп директоры Сөмбел ханым Низамова, – Рифкать ага Гималтдиновның “Соңгы кыңгырау бәйрәменә кайтуын да ”  зур дулкынлану белән көтәчәкбез, чөнки ул “Иң яхшы укучыга” һәм  “Иң яхшы   спортчы” га үзенең  премияләрен тапшырачак.
Җәен Бик-Үтигә кайтса, планнары аның белән генә дә бетми әле   Рифкать аганың. Урта урамдагы иске зиратны тимер челтәр белән әйләндереп алып, авылга нигез салган Бик бабай белән Үти бабайларның каберләренә  чардуган һәм истәлек ташы кую исәбе.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ