Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы музей» ничек эшли?

Мүкләнеп беткән такталардан балчык белән сылап эшләнгән крестьян йорты. Карындык тәрәзә, салам түбә, җир идән. Сәкедә әби җеп эрләп, бабай чабата үреп утыра. Киштәләрдә йорт кирәк-яраклары. Мич почмаг...

Мүкләнеп беткән такталардан балчык белән сылап эшләнгән крестьян йорты. Карындык тәрәзә, салам түбә, җир идән. Сәкедә әби җеп эрләп, бабай чабата үреп утыра. Киштәләрдә йорт кирәк-яраклары. Мич почмагында сыер, бозау өчен кисмәк куелган. Бу – борынгы татар тормышының бер кыйпылчыгы. Ул спектакль кую өчен эшләнгән бутофория дә, кинофильмнан бер күренеш тә түгел. Ә Иске Казиле урта мәктәбендәге Туган якны өйрәнү музеена килеп керүчеләрне каршы ала торган манзара. Биредә бөтен нәрсә укытучылар һәм укучылар кулы белән эшләнгән, бөтен экспонатлар авыл халкыннан җыеп тупланган.
Иске Казиле – райондагы бик борынгы һәм бай тарихлы авылларның берсе. Тарихи чыганаклар аңа Казан ханлыгы чорында, төгәлрәге 1324 елда нигез салынуын раслый. Бу җирләргә беренче булып килеп утыручы Казан ханлыгының күренекле дин эшлеклесе Гали нәселенең дәвамчысы Әптелказый агай булган. Янәшәдәге Каратал, Атабай, Бишалаб, Суксу торак пунктларын исә Казиле авылыннан чыккан кешеләр барлыкка китерә. Шул юл белән Казеево – Каратал, Казеево – Суксу, Казеево – Бишалаб дип йөртелгән авыллар барлыкка килә. Иске Казиле район үзәгеннән көньяк-көнбатышка таба 42 чакрым ераклыкта агучы Киярмәт елгасының уң ягында урнашкан. Элек авылыбыз Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостена кергән. Бу турыда Татарстан архивында саклана торган карта сөйли.

Безнең «Туган якны өйрәнү» музеена 1980 елда нигез салынды. Музейның этнография залында кул эшләре остасы Маһруйбикә әби  Биккининаның бөтен авылны кием-салым белән тәэмин иткән сугу станогы басып тора. Авылның балчык осталары әвәләгән чүлмәкләр, кулдан каеп тегелгән күлмәк һәм башка өс киемнәре әби-бабаларыбызның образын күз алдына китерергә ярдәм итә. Инкыйлабка кадәр генә түгел, аннан соңгы дистәләрчә елларда да халыкның көнкүреше менә шул рәвешле булган. Борынгы заманнарны танып белүдә мәктәпнең «Кызыл эзтабарлар» штабы зур эш җәелдерде. Алар тирә-якка экспедицияләр оештырып, эзләү, җыю, казу эшләре алып баралар.
«Музейның беренче экспонатыннан алып соңгысына кадәр һәркайсын яхшы хәтерлим. Салкын бинада туңа-туңа эшләгән, бай тарихи материал туплаган көннәр артта калды. Ләкин күңел һаман шул 300 экспонатлы ике залдан гыйбарәт булган иске музейны сагына», – дип искә ала музейның элеккеге җитәкчесе Фирдәвес Равил кызы Кадыйрова.
2002 елда яңа төзелгән мәктәптә зәвык белән эшләнгән музей заллары барлыкка килде. Хәзер анда 452 экспонат бар. Аларның һәрберсе тарихи әһәмияткә ия. Андагы һәр экспонат тарихи хәтер сагында тора дип әйтер идем. Мәктәп музее укучыларны гына түгел, авыл халкын да үзенә тарта. Укучылар өчен мондагы экспонатлар шаккатмалы ят әйбер кебек тоелса, олы яшьтәгеләр өчен алар – үткәннәр истәлеге. 
Музей архив материалларына нигезләнеп эшләнде. Ул этнография, сугышчан һәм хезмәт даны залларыннан тора. Аларның һәрберсе берничә бүлеккә бүленгән. Әйтик, алар арасында «Туган ягыбыз борынгы заманнарда», «Туган ягыбыз Бөек Октябрь инкыйлабына кадәр», «Безнең якларда Совет власте өчен көрәш», «Коллективлаштыру өчен көрәш», «Бөек Ватан сугышы чорында безнең авыл кешеләре», «Мәктәбебез тарихы», «Күмәк хуҗалык тарихы», «Авылыбызның күренекле кешеләре» кебек бай эчтәлекле бүлекләр бар.

Аларның һәрберсендә авыл халкына кагылышлы мәгълүмат алырга була. «Бөек Ватан сугышы чорында безнең авыл кешеләре» бүлегендәге материаллардан авылдашларыбызның Сталинградны, Ленинградны, Украинаны, Белоруссияне азат итүдә һәм Курск дугасы өчен барган көрәшләрдә катнашулары турында беләбез. Берничә авылдашыбыз хәтта Берлингача барып җиткән. Витриналарда фронттан килгән хатлар, сугыш елларында кулланылган шәхси әйберләр, сугышчан бүләкләр белән танышырга мөмкин. Экспозициядә авылдашларыбызның тылдагы батырлыкларына да зур урын бирелә. Ул чорда Мәдинә Бикмуллина җитәкчелегендә «Югары уңыш» звеносы оеша. Әлеге звено респуб-
лика күләмендә җиңү яулый һәм медаль белән бүләкләнә. Бу хактагы материаллар белән бездә генә түгел, хәтта Татарстан Милли музеенда да танышырга мөмкин.
Әйткәнемчә, туган якны өйрәнү, эзләнү эшчәнлеге бүген дә тулы көченә алып барыла. Мәктәптә дистә елларга исәпләнгән «Туган якны өйрәнү» программасы төзелде. Шул программа нигезендә укучылар һәр штабка билгеләнгән «Бурыч» операциясе биремнәрен үтиләр. Эзләнү эшләре нәтиҗәсендә махсус экспозицияләр, альбомнар җиһазлана. Шул рәвешле музеебыз елдан-ел байый, тулылана бара. Соңгы елларда безнең күз алдыбызда Җәмәки, Суыксу, Черныш авыллары юкка чыкты. Эзләнү эшләре шушы авыллар тарихын торгызу юнәлешендә дә алып барыла.

Авыллар тарихын өйрәнгәндә, архив материалларына, сораштыруларга, авыл аксакаллары язып калдырган истәлекләргә таянабыз. Кәшшәф Усмановның өч дәфтәрдән торган язмалары, Ганибай Бикмуллин, Мәдинә Бикмуллина, Мөгаллимә Зиннәтуллина кебек өлкән буын вәкилләре туплаган тарихи белешмәләр безнең өчен бик мөһим чыганаклар булып тора. Бу әби-бабайлар үзләре вафат булсалар да, алар калдырган мирасны кадерләп саклыйбыз. Авылыбыз аксакаллары, ак әбиләре безгә бүген дә ярдәм итә. Музеебыз уртасында Галимҗан бабай Яруллинның үз куллары белән ясаган ике сандыгы, орчык-каткычлары, урындыклары һәм шигырьләр җыентыгын күрергә була. Авылдаш әбиләрнең бирнә маллары, чигешләре, кул эшләнмәләре музей фондын тагын да баета, милли төсмер өсти.
Музеебызда мәгариф өлкәсенә караган истәлекләр дә шактый. Октябрь инкыйлабына кадәр Иске Казиле авылында балалар ике мәдрәсәдә белем алган. Беренче мәдрәсә хәзерге кибет янәшәсендәге Акберов Сәмигулла бабайларга каршы, ә икенчесе Гыйззәтов Шәрифҗан абыйлар өенә каршы урнашкан була. Анысын Нәбиулла мәдрәсәсе дип атаганнар. Мәдрәсәләрдә балалар кунып укыганнар. Бары тик ял, бәйрәм көннәрендә генә өйләренә кайтканнар. Беренче мәдрәсә – 1928, икенчесе 1930 елда ябылган. Бу мәдрәсәнең берсен – клуб, икенчесен мәктәп итеп үзгәрткәннәр. 1951 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. 1953 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1976 – 1977 уку елында урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2002 елда җиде ай эчендә яңа бина төзелә.
Музей – укыту-тәрбия эшчәнлегендә әйтеп бетергесез зур хәзинә. Укучылар аеруча халкыбызның тормыш-көнкүреш бүлегендәге экспонатларны кызыксынып карыйлар. Сәке, кул тегермәне, гөбе, сугу станогы, тырыс, җилпуч, бишек, йозаклар, кистәннәргә гаҗәпләнәләр. Бу бүлек экспонатлары Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек», Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» һ.б. шундый әхлак тәрбиясе бирердәй әсәрләрне өйрәнгәндә дә ярдәм итә. Сыйныфтан тыш чараларны үткәргәндә («Әбием сандыгы», «Каен бәйрәме», «Авылымның үткәне, бүгенгесе, киләчәге» һ.б.) шулай ук музей экспонатларына таянабыз.

Музейда күренекле шәхесләребезгә дә зур урын бирелгән. Кемнәр генә юк алар арасында: хәрбиләр, фән һәм мәдәният эшлеклеләре,
язучылар, хөкүмәт җитәкчеләре. Армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең фәнни хезмәтләре, райондашыбыз драматург Туфан Миңнуллинның әдәби әсәрләре – музей күрке булырлык экспонатлар. Драматург Рәдиф Сәгъди 50 еллык юбилее уңаеннан үзенең яраткан гармунын, язган әсәрләрен музейга бүләк итте.
«Бөек Ватан сугышы чорында безнең авыл кешеләре» дип аталган бүлектә «Батырлык» дәресләре, очрашулар, җыеннар уза. Бары туган җиренең тарихын белгән, аның шәхесләреннән үрнәк алган укучы  гына туган төбәге белән горурлана ала дип исәплим. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», – дип юкка гына әйтмиләр бит. Музейдагы материаллар, чыннан да, яшь буынга белем, тәрбия бирүдә тормыш мәктәбе булып тора.
Музей эшчәнлегенә мәктәп директоры Халит Гыйльметдинов зур игътибар бирә. Без 2002 елда, Татарстан Республикасы мәктәп музейлары арасындагы конкурста катшнашып, Мәгариф министрлыгының Дипломы белән бүләкләндек һәм «Туган якны өйрәнү музее» дигән статус алдык. Ә моннан ике ел элек республика конкурсында «Иң яхшы музей» номинациясендә беренче урынны яуладык.
Кадрия ГАРӘФИЕВА,

Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, музей җитәкчесе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ