Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң яхшы тарих укытучысына бүләккә – велосипед

«Мәгариф» журналы редакциясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә «Иң яхшы тарих укытучысы» дигән конкурс уздырганын күпләрегез беләдер. Елдан артык барды ул. Казан шәһәре, Мамадыш, Акт...

«Мәгариф» журналы редакциясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә «Иң яхшы тарих укытучысы» дигән конкурс уздырганын күпләрегез беләдер. Елдан артык барды ул. Казан шәһәре, Мамадыш, Актаныш, Азнакай, Аксубай, Кайбыч, Буа районнары тарих укытучылары шактый актив катнашты анда.

Әлеге иҗади бәйге быелның 1 маена кадәр дәвам итте һәм менә аңа йомгак ясар көн дә җитте. Конкурска алынган язмаларны тарих фәннәре докторы Фаяз Шәриф улы Хуҗин җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бик тә җентекләп анализлады. Иң-иңнәрне ачыклау аларгабик үк җиелләрдән булмагандыр. Язмаларга бәя бирүдән тыш, тарих укытучысының ел дәвамындагы иҗади активлыгы, тарихи белемне пропагандалауга куйган хезмәттәшләре дә игътибарга алынды. Һәм менә «Иң яхшы яхшы тарих укытучылары» дигән республика конкурсы җиңүчеләре:
I урын – Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы Ринат Миңлегаян улы ХӘЙРУЛЛИН.
II урын – Казандагы 16 нчы татар-инглиз гимназиясенең югары квалификация тарих укытучысы Гөлфия Нух кызы ХӘЙРЕТДИНОВА.
III урын – Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих укытучысы Рената Илназ кызы ВАФИНА.

Җиңүчеләрне ачыклау бер хәл, ә инде бүләкләрне ияләренә зурлап тапшыра белү – үзе бер дәрәҗә. Бу конкурска йомгак ясауны да тантаналы төстә күренекле мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән тарих институтының тарихи бинасында үткәрдек. Җиңүчеләрне конкурсның жюри рәисе Фаяз ага Хуҗин, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Рим улы Салихов, әлеге институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Марат Миңгали улы Гыйбатдиноа, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Нурислам кызы Таишева кайнар котладылар, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар ирешеп яшәүләрен теләделәр.

Бүләкләребез дә бик саллы иде. Конкурсның абсолют җиңүчесе булган Ринат Хәйруллин моннан ары, ерак араларны якын итеп, «Мәгариф»ебез бүләк иткән велосипедта гына элдертәчәк. Икенче һәм өченче урыннарга лаек булган җиңүчеәребез 7 мең һәм 5 мең сумлык сертификатларга ия булды.

Таһир САБИРҖАНОВ


Альберт Сабир фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ