Логотип Магариф уку
Цитата:

Интернет туганың түгел

Интернет – мәгълүматка гаять бай челтәр, әмма бу күзеңә очраган мәгълүматларның  барысы  да файдаланырга яраклы дигән сүз түгел әле.Укытучыларга һәм укучыларга Интернет челтәрендә, зоопаркта...

Интернет – мәгълүматка гаять бай челтәр, әмма бу күзеңә очраган мәгълүматларның  барысы  да файдаланырга яраклы дигән сүз түгел әле.
Укытучыларга һәм укучыларга Интернет челтәрендә, зоопарктагы читлек эчендә сикергән маймылга карап шаккатып калган сабый  кебек, авыз ачып калмый эзләнү өчен  нәрсәләр белергә кирәк соң?
Интернеттагы дөреслегенә ышандырмаган мәгълүматтан ничек сакланырга?
Әлеге челтәрдән  файдаланганда, һәркем хәбәрнең җитәрлек кадәр чын булуына ышанмаска мөмкин, һәм мондый шик булырга тиеш тә, чөнки аң «амбарында» тупланган белемнәрең Интернет челтәреннән алынган фактларны шундук анализларга керешә һәм синең аңыңда «Бу миңа нигә кирәк?» – дигән икеле уйлар уята. Әмма экрандагы ләззәтле, билгесез  кадрлар сине һаман каядыр әйди, ә синең аларга, никтер, иярәсең, анда барган вакыйгаларның торган саен эченә керәсең килә. Нишләргә соң?  Шушындый хәлләрдә калган балаларны астыртын ниятле  яңалыклардан ничек сакларга? Бервакыт төрле яшьтәге балалардан һәм аларның әти-әниләреннән сораштыру үткәрелгән. Һәм, әңгәмә вакытында, алар бик еш кире корылмалы контент белән бик еш очрашып торганнар. Кайсы челтәрне укучыга иң зур зыян китерүче һәм аның иминлегенә янаучы чыганак  дип атарга була? Бу – Tik Tok. Ул үзендә яшь буынга   иң күп зарар китерүче энергия саклый.
Якыннанрак танышу өчен, беркөн әлеге челтәргә махсус кердем. Челтәрне ачуга, 15–16 яшьләрдәге бер җиткән кыз миңа таба елмаеп кул болгады да коридор буйлап каядыр китеп барды. Беркадәр баргач, шәрә артын күрсәтеп, күлмәк итәген күтәрде. Мин бу үсмернең әлеге кыланышыннан бер кызык тапмадым, андый гына күргән бар инде, әмма аны йотардай булып, үсмер малайлар, кызлар карый. Аларның әлегә сыек шулпалы миенә нинди уйлар килмәс...
Социаль челтәрләрнең һәркайсында астыртын көч яшеренгән, шуңа күрә дә аларга якын килә белү әмәлен табарга кирәк. Кыскасы, синең һәр контентка үз карашың булырга тиеш.  Шуңа күрә дә балаларга социаль челтәрләрдә үзен ничек тотарга кирәклеген аңлату лазем. Интернетта контент төрлечә – кире дә, уңай да булырга мөмкин. Балаларның Интернеттан алган кайбер белемнәре хәтәр булуы да бар.  Аның челтәрдә кем белән аралашканын белеп тору аеруча мөһим. Әлегә шулар.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ