Ир баладан мәми авыз… Кем гаепле?

Яшел Үзәндә яшәүче яшьлек дустыма кунакка баргач, бер гыйбрәтле сөйләшүнең шаһиты булдым. Ул «Гаилә һәм мәктәп» журналын укучылар өчен дә файдалы булыр дип ышанам.

«Атка» атландыру

– Авылда яшәгән, мәктәптә укыткан чагым, – дип сөйләп китте табындашыбыз Әлфирә ханым. – Иртәнге якта олысы – дүртенче, кечесе беренче сыйныфта укучы улларым белән бергәләп ихатабыздагы мал-туар, кош-кортларны карап кергәч, юындык-киендек тә мәктәпкә барырга чыктык. Балаларыбыз бик кечкенәдән кул арасына керде, әти-
әнигә булышабыз дип, ихластан сөенеп йөриләр. Өй эчендә бөтен эшкә ярый торган – үз бүлмәләренең идәнен, ашаган табак-савытларын үзләре юа белгән, урын-җирләрен үзләре җыештырган «дәү үскән» улларым белән киңәш-табыш иткәннән соң, әтиебезне мал карау мәшәкатеннән азат итәргә булдык. Ул, совхозда механизатор булып эшләгәнгә күрә, көн саен иртәнге биштә үк чыгып китә, өйгә чиктән тыш арып-талып, ярты төн җиткәндә генә, тузанга-майга батып кайтып ава иде. Сәламәтлеге дә ташка үлчим иде бит бәгырькәемнең. Чирләсә дә, инвалидлык рәсмиләштерүдән баш тартты, гаиләм ач-ялангач тилмермәсен, улларым кеше булсын дип, соңгы сулышына чаклы тырышты. Чын ир иде шул. Үз-үзен кызганмады. Урын өстендә имгәк булып ыңгырашып ятканчы, кеше арасында булуым, эштә егылып үлүем яхшырак, дия иде ул. Сызлануларын безгә күрсәтмәс өчен, тешен кысып түзүе әле дә күз алдымда. Урыны җәннәттә булсын инде мәрхүмкәемнең. Шуңа рәхмәтлемен: үзе исән чакта балаларга таләпчән, әмма кайгыртучан ата, миңа терәк була белде.

…Мәктәп сукмагына борылуыбыз булды, олы улымның яңгыравыклы тавышы кисәк кенә артыма борылып карарга мәҗбүр итте:

– Әни, карале дәү күсәкне! Мирхәт «атка» атланган! Хи-хи-хи ! Уф, көлеп үләм ич инде! Төш, ялкау!

Фермадан иртәнге савымнан кайтып килүче яше иллегә җиткән хатын, алты яшьләр чамасындагы таза бәдәнле малаен җилкәсенә атландырганга, үзе сорау билгесе кебек бөкрәеп, көзге пычракны ерып көч-хәлгә атлый иде.

– Кәримә апа, нишләвең бу? Улың үзең буе бит инде. Хәзер үк төшереп бастыр җиргә! Янәшәңнән тәпи-тәпи атласын! – дидем.

– Нишләп бу сазда җәяү йөртеп азаплыйм ди әле бердәнберемне? Кадерлем бит ул минем! Алтын бөртегем! Конфет-печенье генә ашатып үстерәм бәләкәчемне! Картаеп, мин хәлдән тайгач, ул үзе мине күтәреп кенә йөртер әле. Шулаймы, тәти улым?! – дип, ана иелгән башын баласына таба борып, ихластан балкып елмайды.

Олыгаеп тапкан баласы өчен җанын ярып бирергә әзер торган, әмма улында чын ир-ат сыйфатлары тәрбиялисе урынга, чиктән тыш иркә, әнисе итәге астыннан чыкмый торган мәми авыз әвәләргә керешкән гап-гади авыл хатыны ул чакта, күпме генә кисәтергә тырышсам да, мине аңламады, хәтта гаеп итте. Без авылдан калага күченгәнгә күрә, гаиләсендә дөрес тәрбия алмаган бу баладан нинди ир заты үскәнлеген, картайган ата-анасын ниләр белән сөендергәнен күрмәдек. Бер тапкыр очраклы рәвештә Казан урамында элеккеге күршебезне очраттым. Сүз иярә сүз чыкты. «Узган атнада Кәримәне күмдек бит әле. Иркә малае исән чагында анасына күрмәгәнен күрсәтте инде! Берничә мәртәбә өйләнеп карады, тик рәтле-башлы тормыш кора алмады. Ата ялкау, үз-
үзен генә яратучы хөрәсән белән кем иза чиксен соң? Чираттагы хатыны өйдән куып чыгарган саен, янәдән анасына кайтып егылды. Бичараның барлы-юклы пенсиясен талап, эчеп ятты. Әр-хур итеп, рәнҗетеп, кайгы-хәсрәтләргә салып, шул гына анасын вакытсыз гүргә кертте, имансыз. Ул юньсез үзе дә әнисе артыннан ук анасы күмелгән зиратта башын элмәккә тыкты», – дип, яман хәбәр ирештерде.

«Чүпрәк» ясау

Бу көнне бер табын янына җыелган хатын-кызлар (күбесе тәҗрибәле педагоглар) гаиләдәге мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү темасына ду китереп бәхәс куертты. Ә мин, кирәге чыгар әле дип, кызыклы фикерләрне күңел сандыгыма сала бардым.

Гомерен чит-ят балалар тәрбияләүгә багышлап, үзе дуадак каз булып утырып калган чибәр Зәйтүнә:

– Дөньясы әллә нишләде бит аның, җәмәгать. Кая карама, пешмәгән «маминкин сынок»лар. Кияүгә чыгыйм дисәң, чын ир-атны табуы авыр, – дип уфтанды.

Аннары балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Лидия Петровна сүз алып, барыбыз да ризалашырлык «нотык» тотты.

– Бүгенге әниләрнең кыланмышларын күрсәң, күңел болгана, билләһи. Балаларын Алла урынына күрәләр, – диде ул. – Малайлары бакчада швед стенкасына йә баскычка үрмәли башласа, котлары оча. Улларының бераз гына тырналган яки күгәргән җире пәйда булса, бакчага ажгырып килеп җитәләр дә чып-чын мәхшәр куптаралар. Мәгариф министр-
лыгына шикаять язу, судка бирү белән яныйлар. Дүрт-биш яшьлек малайлары күлмәк-чалбар төймәли, шнур бәйли, куртка каптырмасы эләктерә белми. Менә шулай ир балаларны үз аналары күрәләтә «чүпрәк»кә әверелдерә. Үскән чакта сикермәгән-чапмаган, агачка, рәшәткә башына үрмәләмәгән, аннан егылып төшкәндә, чалбар балагын ертмаган, иптәшләре белән белән чәкәләшеп, борын канатмаган ир бала буламы инде, җә?! Бала-чага өч минуттан дуслаша. Өф-өф итеп, кызларга тартым «ярым-йорты» малайлар үстерәләр дә аннан соң гомер буе шуның әҗерен күрәләр. Йомыкый адәм имгәкләре ни үзен, ни якыннарын яклый алмый, кешегә барып сүз кушудан курка торган бәндәчеккә әверелә. Бу ничарадан-бичаралар мөстәкыйль фикер йөртү, үзбаш карар кабул итү сәләтеннән мәхрүм бит. Ата-анасы җитәкләп, кая илтеп урнаштырса, «уҗым бозаулары» шунда укыган булып, ыштан туздырып, вакыт уздырып йөри дә дүрт-биш елдан катыргы алып чыга. Әллә эшкә урнашырга, гаилә корырга атлыгып торалар дисеңме? Тот капчыгыңны! Борын астына мыек чыкканчы, әзергә-бәзер булып яшәргә күнгән, үз гомерендә кечкенә генә проблеманы да хәл итеп карамаган, ир түгел, чир кисәкләре, өйләнсә дә, таянырлык гаилә тоткасы була алмый, йә хатын имгәгенә әверелә, йә эчеп юкка чыга. Картаеп баручы ата-анасы җилкәсен кимереп ятучылар авыл саен. Шәһәрнекеләре турында әйтәсе дә юк. Төне буе кайдадыр кәеф-сафа коралар йә, виртуаль дөньяга кереп чумып, таң атканчы, компьютер каршысында миңгерәп утыралар, аннан соң төшке ашка чаклы йокы симертәләр.

Эшләгәннәре минем өчен булса…

– Әйтмә дә инде, – дип сүзгә кушылды Нәзирә, – без яшь чакта армиягә бармаган егетләрне кешегә санамый идек. Ә хәзер ата-ана, улларын аннан йолып калыр өчен, үлә-бетә акча җыя. Улларыбыз көчле, нык холыклы, чыдам, максатчан, кайгыртучан булсын өчен, чын ир-атларга хас сыйфатларны алар чүлмәктә утырганда ук тәрбияли башларга кирәк икәнен белмиләр, диярсең. Юкса, бик гади бит ул кагыйдәләр. Егылган икән, анасы йөгереп килеп күтәреп алганны, җайлаганны-көйләгәнне көтеп, авызын җәеп, яман үкереп ятмасын, үзе сикереп торсын! Нәрсәнедер төшереп ватса, гафу үтенсен, үз кыланмышы өчен үзе җавап бирсен. Түксә, үзе сөртеп алсын! Сеңлесе елаганда, юатсын, аның турында кайгыртсын. Ашагач, табыннан рәхмәт әйтеп торып китсен! Үз уенчыкларын үзе юсын, җыеп тутырып куйсын, ватылса, әтисе белән бергәләп төзәтсен. Кылган гамәле өчен кечкенәдән үзе җавап бирергә өйрәнсен! Һәр сабыйның, бигрәк тә ир баланың, гаиләдә үз вазифасы булсын. Мәчегә сөт саламы ул, гөлләргә су сибәме, идән себерәме, чүп түгеп керә-
ме – анысы мөһим түгел, тик ул аны җаваплылык хисе тоеп, үзе белеп эшләсен. Эш кушу гына җитми, баланы үссендерә, мактый белергә дә кирәк.

– Бер кызыклы хәлне исемә төшердегез әле, – дип сүзгә кушылды хәзерге көндә Казанда яшәүче мөхтәрәм педагог Гөлнур апа Шәрәфиева. –  Карауҗада (Яшел Үзән районы) укыткан чагымда күршедә генә мәктәп директоры Рәшит Ибраһимович гаиләсе яшәде. Аның бик тәрбияле ике улы бар иде. Кышка керүгә, әлеге үсмерләр, көн салкын яки буранлы булуга карамастан, һәр ял саен диярлек иртән-иртүк гаражга чыгалар да әтиләренең машинасын сүтеп җыялар. Әле бер җирендә казыналар, әле икенче җирендәге, детальләрне чистартып, майлап урынына урнаштыралар. Мин бу хәлгә аптырап, беркөнне:

– Машинагыз бик беткәнмени, Рәшит ага? Нигә ул малайларыгызны кышкы суыкта тилмертәсез инде, җә? Совхоз автослесарен чакыртсагыз, тизрәк бул-
масмы? – дип сүз каттым. Зирәк педагог абзыкай:

– Улларыбыз көне буе юкны бушка аударып, диванда бот күтәреп ятмасын, гаиләдә үзләрен кирәкле кеше итеп тойсын өчен, Бәрия апаң белән аларга иллә дә файдалы шөгыль уйлап таптык бит әле! – дип, гадәтенчә хәйләкәр елмайды. – Гөлнур ханым, алар – булачак ир-егетләр бит. Дөнья көтәсе кешеләр. Авырлыктан куркып үсмәсен, башларын эшләтергә өйрәнсеннәр. Куллары хәзердән үк эшкә күнексен. Ир-атка техниканы  биш бармагы кебек белү тиеш. Машинам бик үк  чыгымчыламаса да, һәрчак берәр гаебен табам. Иртәнге чәйне эчкәндә: «Әнисе, машинабызның кай төшедер шакылдый башлады әле, аңа утырып юлга чыгарга куркыныч. Иртәгә районга җәяү чыгып китәргә туры килер, ахрысы. Соңгы араларда тормозы да юньләп тотмый шикелле, – дигән кебек сүзләр ычкындырам. – Машинаны карарга вакытым да юк, аны көйләү үземнең хәлдән килеп бетмәс тә кебек. Бу эшне малайлар башкарып чыкса гына инде», – дип, үсмерләрнең салпы ягына салам кыстырам. Үзләренә шулчаклы зур ышаныч күрсәткәнгә сөенеп, аларның күзләре очкынлана. Әниләре әйткәнне дә көтмичә, гаражга чыгалар. Иртәдән кичкә кадәр казынсалар казыналар, җитешсезлекнең сәбәбен эзләп табып, төзәтергә маташалар. Иң гаҗәбе: булдыралар бит! Эшләгәннәре минем өчен булса, өйрәнгәннәре үзләре өчен. Максатым улларымны мөстәкыйль карар кабул итәргә өйрәтү, башкарган эшләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, – дип шаккаттырды өлкән педагог.

Атадан бала хакы

– Көнчыгышта халык арасында киң таралган бер гыйбрәтле сөйләм бар: «Кәрван оазис янына килеп туктагач, суны беренчеләрдән булып дөяләр эчә, чөнки аларның куллары юк. Икенче булып ир-атлар, чөнки аларның түземлеге аз. Хатын-кызлар иң соңыннан, чөнки аларга сабырлык хас».

Балалар тәрбияләүдә, өйдәге ир-атны көйләүдә күркәм сабырлык җитсә икән ул! Күпме бәла-каза килеп чыкмый, ничаклы язмышлар яраланмый калыр, ул-кызларыбыз, оныкларыбыз тигез канатлар астында кадер-хөрмәттә үсеп, дөрес тәрбия күреп, чын кешеләр булып формалашыр иде дип әйтәсем килә, –  дидем мин дә, сүзгә кушылып.

– Кая карама хатынша, – дип, тагын борынын җыерды Зәйтүнә туташ.

– Шулай булмый ни?! Бүгенге яшь егетләргә
нишләп хатын-кыз сыйфатлары хас булмасын? –  дип элеп алды ир бала тәрбияләүдәге ялгышларны аналар өстенә генә аударуыбыз белән килешмәгән коры, туры сүзле Рәмзия  ханым. – Алар ни күреп үсә соң? Өйдә эшеннән кәефләнеп кайткан әти кеше (әгәр дә ул булса әле!), диванга сузылып ятып,
дөньясыннан бихәбәр йокы симертә йә футбол карый. Имеш, ул арыган! Ә тормышның очын-очка ничек ялгарга белмәгәнгә, бөтен дөньясына ачулы хатыны арымаганмы? Көнозын ирләр белән беррәттән тир түгеп эшләп кайтышлый, бакчадан, мәктәптән балаларын алып, юл уңаеннан кибетләргә сугылып, сумка тутырып, азык-төлек төяп кайтып кергәч тә, тын алырга чама юк бит аңа! Йортындагы икенче сменада бөтен эшкә дә өлгерергә омтылып, әйләнмәдәге тиен кебек бөтерелүче гаҗиз анадан балага тиешле игътибар көтәсеңме? Аның өчен иң мөһиме: гаиләнең тамагын туйдыру, өен җыештыру, иртән кигертеп чыгарырга һәммәсенә чиста кием-салым әзерләп калдыру. Эш арасыннан бүленеп, олы малаеннан: «Дәресеңне әзерләдеңме?» – дип сораудан, алъяпкыч итәге белән кечесенең борынын сөртеп узудан тора аның «тәрбиясе». Бакча белән мәктәптә дә ир балаларга тагын шул йомшак холыклы,
чәүчәләк хатын-кыз арасында әвәрә килергә туры килә. Берсе дә эзсез узмый инде ул! Бүгенге ир-атлар бала тәрбияләүнең ни икәнен дә белми, анда катнашуның үз вазифасы икәнлеген «онытты» бугай. Бик сирәк ата гына: «Улыкайларым, әйдәгез, бергәләп әниегезгә чишенергә булышыйк. Күрәсезме, ул ничек арып кайткан. Кадерлебезгә чәй ясап бирик. Иң тәмле торт кисәген дә әүвәле аңа сузыйк, чөнки ул –
хатын-кыз (балалар кабул итүендә – кыз кеше).
Ә аннан соң мәчебезне ашатыйк. Ул үзе алып ашый алмый бит, күзебезгә карап, тилмереп торырга мәҗбүр. Ә аннан соң үзебез утырып ашарбыз, чөнки без көчле һәм чыдамлы халык – ир-атлар!» – дип әйтәдер. Һәрхәлдә, мин шулай гоманлыйм.

 

***

Кунактан кайткач, үзем дә ике ул үстергән, өч оныкның дәү әнисе булган, 25 ел дәвамында мәгариф системасында тир түккән тәҗрибәле педагог буларак, мәҗлестәге бәхәс хакында уйланып йөрдем. «Шәхесне кайчан формалаштыра башларга?» дигән сорауга җавап эзләп, китаплар актардым, интернетта казынып утырдым. Психологлар чын ир-егетне өч яшьтән тәрбияли башларга куша. Хәер, әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбызның да фикере шуңа барып тоташа ич. «Мин – ир кеше, мин моны үзем булдырырга тиеш!» – дип фикер йөртүче, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә, көчсезләрне якларга, сакларга, кайгыртучанлык күрсәтергә сәләтле, ихтыяр көченә ия чын ир-ат тәрбияләргә керешкән ата-ана нинди төп хаталар җибәрә? Аның беренчесе артык иркәләү, ир баланы әйләнә-тирәдәгеләрнең барысыннын өстен кую булса, икенчесе – баланың иреген тулаем чикләп, аны ата-ана  командасына буйсынган колга әверелдерү, киләчәктә һәр узгынчы үзенә аяк сөртеп китәрлек җебек, «идән чүпрәге» үстерү. Ул мәми авызның яше ничәдә булса да, «җитлекмәгән» бер бәндәгә әвереләчәге көн кебек ачык. Усал анасы тарафыннан даими изелгән малайларның кайберсеннән хатын-кызны күралмаучы, кансыз бәндәләр үсүе дә сер түгел. Изге Коръәндә Ана хакы өстен куелса да, Бала хакы дигән төшенчә дә бар. Балаларыбызны кимсетмичә, артык иркәләмичә, олы кешеләргә тиң күреп, алар белән санлашып, киңәшләшеп яшәсәк, газизләребез киләчәктә бәхеткә тиенер, сезнең дә җаныгыз тыныч булыр. «Чын ир-ат нинди булырга тиеш?» дигән сорауга психология фәне менә ничек җавап бирә. Ир кеше чыдам булырга, үз-үзен җиңәргә, ялгыша һәм аны төзәтә белергә, кирәксә, тупас, тиешле урында назлы булырга, үз сүзләре, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш.

Сүз дә юк, бала-чага, бигрәк тә ир бала дөньяны актив танып белергә омтыла, ул даими хәрәкәттә, бөтен җиргә җитешә. Юлында очраган әйберләрнең асылына төшенергә омтылып, төбенә төшеп, өстенә менеп, эченә кереп, тотып, татып, тәмләп караган чакта, вата, җимерә, борынын каната, сугыша, ялгыша, шул рәвешчә чын ир-ат булырга өйрәнә. Моның өчен аны битәрләргә кирәкми. Киресенчә, зирәклек һәм сабырлык белән аңа алга таба бару юлын күрсәтү зарури. Бала үзен аңлауларын, яратуларын белеп, тоеп, мәрхәмәтле, горур, чыдам, кешелекле булып үссен. Катлаулы, катмарлы, кырыс, шул үк вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч дөнья тиздән алар кулына күчәсен онытмыйк.

Хәмидә Гарипова,
педагог, журналист, тәрҗемәче,
Татарстан журналистлар
берлеге әгъзасы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.