Логотип Магариф уку
Цитата:

Ирек Нигъмәти 60 яшен каршылый!

25 июньдә "Гаилә hәм мәктәп" журналының бүлек мөхәррире Ирек Нигъмәтинең 60 яшьлек юбилее. Журналист материаллары белән беррәттән, ул тезмә әсәрләр иҗат итү белән дә мавыга. Икесендә дә кеше күңеле, х...

25 июньдә "Гаилә hәм мәктәп" журналының бүлек мөхәррире Ирек Нигъмәтинең 60 яшьлек юбилее. Журналист материаллары белән беррәттән, ул тезмә әсәрләр иҗат итү белән дә мавыга. Икесендә дә кеше күңеле, хисләр өермәсе.  Хезмәттәшебезне олуг бәйрәме белән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек, иҗат чишмәләренең саекмавын телибез.
Аһ, әнкәй...
Аһ, әнкәй, күзләрең! –
Дөньядагы
Барлык күз карашларыннан
Нурлырак алар!
Нәни йөзеңдәге моң тулы күзләрең
Сызып-сызып сагындыралар.
Аһ, әнкәй, сүзләрең! –
Дөньядагы
Барлык турылардан туры алар,
Зирәк!
Әйләнәмне алдау, ялган басса,
Сине уйлыйм тизрәк!
Аһ, әнкәй, йөрәгең! –
Миңа булган сагыну-сагышыңнан
Өй каршында үскән
Ялгыз тирәк.
Шул тирәкнең аңламасам моңын,
Аһ, кешеләр!
Бу яшәвем минем
Нигә кирәк?!
Авылга  кайтасым килә
Бүген әнкәй керде төшемә,
Бала чагым төште исемә.
Әнкәй төшкә керми бер тәккә,
Кайтмый калган икән бер бәбкә.
Карашында уйлар, сагышлы...
Әрәмәдә бәбкә тавышы.
Нидер килә миңа әйтәсе,
Авылыма килә кайтасы.
Инеш аша әнкәй кул изи,
Үзе һаман офыкны күзли.
Йөрәгенең кайсы төшеннән
Авыр уйлар юлга ишелгән:
Кайтуымны көтеп арыган,
Инеш аша басма салынган.
Бәгыренең беләм ярсуын,
Еллар аша йөгереп кайтуым.
– Туган нигез синсез җирсидер,
Ялгыз тору авыр, – дисеңдер.
Догаң рухы сеңгән ул өйгә,
Авылыма кайтасым килә.
Сөю ядкәре
Мәтрүшкәнең төрлесе бар:
Зәңгәре, сарысы бар.
Йөрәгемнең түрләренә
Бер үтеп карыйсың бар.
Кайсы кадерле сөюдә –
Зәңгәре, сарысымы?
Йөрәгемне аңлау өчен,
Бер ярып карыйсыңмы?
Мәхәббәттә бармы соң ул
Яратып туялганнар,
Мәтрүшкәдәй кипкәндә дә,
«Яратам», – дия алганнар?
Табын тулы мәтрүшкәләр –
Зәңгәре, сарылары.
Шифа булсын гашыйкларга
Ядкәре януларның.
Үсеп булмый
әтисез
Әни белән икәү без,
Әти, сине көтәбез.
Көтә автоматым да,
Кызыл яллы атым да.
Рәсемле китапларым,
Ягымлы курчакларым.
Көтәләр дәшми генә.
Бер сүз дә әйтми генә.
Кайтмассың инде, беләм –
Яшисең марҗа белән.
Белү кирәк, берсүзсез:
Үсеп булмый әтисез.
Ә күршедәге Муса
Иртә дә, кич тә үсә.
Әтисе белән уйный,
Уйнап һич тә ул туймый.
Егылырга уйламый,
Егылса да, еламый.
Егылганы юк аның:
Әтисе бар Мусаның.
Мин дә чыгам урамга.
Дуслар белән уйнарга.
Бик күп минем дусларым –
Ак колаклы Акбаем.
Йомшак иркә пескәем,
Күгәрчен – күк күзкәем.
Соры чикмән-чыпчыгым,
Елтыр күз сыерчыгым.
Оядагы казлар да,
Читәндәге карга да.
Күршедәге Дилә дә
Уйный минем тирәдә.
Әткәй, өйгә кайт инде,
«Сагындым», – дип әйт инде.
Күкрәгеңә ал да, кочып,
Күзләремә бак инде.
Кайчан кысып сөярсең,
«Үс-үс, улым», – диярсең.
Көчле кулларыңа алып,
Йолдызларга чөярсең.
Тик сагынам һәр көн дә,
Әти кирәк һәркемгә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ