Логотип Магариф уку
Цитата:

Исем фигыль

ГАЛИМУЛЛИНА З., ЙӨЗМӨХӘММӘТОВА Д. Исем фигыль                      текстАфрика елгалары(7 нче сыйныфта география дәресе) Лилия ГАЛИМУЛЛИНА, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең I квалификация катег...

ГАЛИМУЛЛИНА З., ЙӨЗМӨХӘММӘТОВА Д. Исем фигыль                      текст
Африка елгалары
(7 нче сыйныфта география дәресе)
 
Лилия ГАЛИМУЛЛИНА,
Кукмара районы Зур Сәрдек
 гимназиясенең I квалификация
 категорияле география укытучысы
 
Максат: Африканың эчке сулары – елгалары белән танышу, аларның үзенчәлекләрен билгеләү.
Эш формалары: төркемләп, индивидуаль, парлы.
Эш методлары һәм алымнары: интерактив, проблемалы-эстетик, күрсәтмә-иллюстратив, аңлатма-иллюстратив, өлешчә эзләнү.
Төп төшенчәләр: елга, Нил, Конго, Замбези, Лимпопо, Гамбия, Нигер.
Җиһазлау: компьютер, проектор, мультимедиалы презентация, Африканың физик картасы, дәреслек (Домогацких Е.М. География. Материклар һәм океаннар. 7 класс), таратма материал (кояш, ай, болыт рәсемнәре), музыка, маршрут картасы (керү билеты), атласлар, төсле карандашлар.
Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру, мотивация булдыру


Укытучы. Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Сезнең алдыгызда кояш, ай, болыт рәсемнәре ята. Кәефегезгә туры килгәнен сайлап  алыгыз да башкаларга тәкъдим итегез.  

  1. Белемнәрне актуальләштерү


Укытучы. Балалар, сәяхәт итәргә яратасызмы? Без бүген Казан – Каһирә рейсы буенча Африкага сәяхәткә чыгабыз. Билетлы булуның шарты. Аның өчен һәр төркем узган дәрес темалары буенча сорауга җавап бирергә тиеш.
Афәрин, булдырдыгыз! Билетларга үз исемнәрегезне язып куегыз. Кузгалдык. Хәерле сәгатьтә!  
III. Дәреснең темасын ачыклау
Укытучы. Мин сезгә бер табышмак тәкъдим итәм.
Аяклары булмаса да,
Көне-төне йөгерә.
Авызы, теле булмаса да,
Челтер-челтер  көй суза.
Ул нәрсә? Әлбәттә, сулык – елга.
– Димәк, без бүген кайсы материкның елгалары турында өйрәнербез?
– Әйдәгез, маршрут картасына бүгенге дәресебезнең темасын язып куйыйк.
– Балалар, без бүген үзебезгә нинди максат куярбыз? Ә елгаларны өйрәнү өчен нәрсәләр эшләрбез? Әйдәгез, юл картасын төзик. (Укучылар юл картасы төзиләр.)

  1. IV. Проблемалы ситуация кую


Укытучы. Африка дымлы материк була аламы? (Укучылар үз фикерләрен әйтә.)

  1. Яңа белем үзләштерү


1 нче тукталыш – «Африканың  елгалары».
Укытучы. Төркемнәрдә эш бүлешәбез. Аның өчен сезнең өстәлләрдә кызыл, зәңгәр, сары, шәмәхә һәм яшел йолдызлар ята. Сайлап алыгыз һәм эш төрләрен бүлегез.
Зәңгәр йолдыз – картограф.
Кызыл йолдыз – төркем җитәкчесе.
Сары йолдыз – докладчы.
Яшел йолдыз – теркәүче, язып баручы.
Шәмәхә йолдыз – Интернет челтәре белән эшләүче.
Төркемдә эш кагыйдәсен искә төшерик:
– иптәшеңне хөрмәт ит;
– башкаларны тыңлый бел;
– үз фикереңне әйтүдән курыкма.
Укытучы. Укучылар, сезгә елганы бәяләү планын тәкъдим итәм.

  1. Елганың исеме.

  2. Материкта урнашкан урыны.

  3. Кайдан башлана?

  4. Кая коя?

  5. Туклану тибы.

  6. Режимы.

  7. Кушылдыклары.

  8. Нинди ил территорияләреннән ага?


(Төркемнәрдә эш бүленә. Һәр укучы үзенең вазифасын башкара. Һәр төркемнән картограф һәм докладчы чыга: докладчы елга турында сөйли, ә картограф картадан күрсәтә.)
Ял минуты.

  1. Яңа белемнәрне практикада куллану


Укытучы. Сәяхәтебез дәвам итә.
Икенче тукталыш – «Биремнәр утравы».
1 нче бирем. Географик диктант. (Җаваплар эталон буенча тикшерелә.)
2 нче бирем. Контурлы карта белән эш. Атлантик океан бассейнына караучы елгаларны – кызыл төс, ә Һинд океанына караучы елгаларны зәңгәр төс белән күрсәтергә. (Укучылар маршрут битендә биремнәрне эшлиләр, иптәшләренең эшләрен парлап тикшерәләр, контурлы картага елгаларны төшерәләр.)
VII. Өйгә эш бирү, белемнәрне гомумиләштерү

  1. Африканың елгалары турында презентация ясарга.

  2. «Африка елгалары» темасына ребус төзергә.


Укытучы. Дәреснең без куйган максатларын искә төшерик. Без максатка ирештекме? Ниләргә ирешә алмадык? Елгаларны саклау кирәкме? (Укучылар үз фикерләрен әйтә.)
VIII. Рефлексия
Җөмләләрне дәвам ит.
– Син нәрсә белә идең?
– Нинди яңалык алдың?
– Син тагын ниләр белергә теләр идең?
– Бүгенге дәрестә алган белемнәрне тормышта ничек кулланыр идең?
(Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, дәрестә алган тәэсирләре белән уртаклашалар.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ