Логотип Магариф уку
Цитата:

Истанбулда Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсе ачылды

Истанбулның тарихи үзәгендә, Төрки дөньяны өйрәнү фонды бинасында Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсе ачылды. Җыенда татар һәм төрек җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.Китапханәгә урынны Төрки дөн...

Истанбулның тарихи үзәгендә, Төрки дөньяны өйрәнү фонды бинасында Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсе ачылды. Җыенда татар һәм төрек җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Китапханәгә урынны Төрки дөньяны өйрәнү фонды биргән. Әлегә китапханәдә 150 китап бар. Күбесе татар телендә. Тарих, әдәбият, публицистика, тел өйрәнү китаплары тупланган. Аерым бер урын Гаяз Исхакыйга бирелгән.
Китапханәне оештыручылар әйтүенчә, китапларны, чәй эчә-эчә, китапханәдә үк укырга да мөмкин. Урыны да бик җайлы җирдә – Истанбул мэриясе янында ук. Китапханә милләтәшләр очраша, әдәби кичәләр уза торган урын булыр дип көтелә. Шушында ук татар теленә өйрәтү курслары да ачарга телиләр.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ