Логотип Магариф уку
Цитата:

Иван Есин тәкъдимебезне кабул итте

Башкалабыздагы Ярмикәләр үзәгендә (Оренбург тракты, 8) Тарих парклары берләшмәсе һәм Гуманитар проектлар фонды канаты астында «Россия – минем тарих» тарих паркы  күргәзмәләрен оештыручылар ...

Башкалабыздагы Ярмикәләр үзәгендә (Оренбург тракты, 8) Тарих парклары берләшмәсе һәм Гуманитар проектлар фонды канаты астында «Россия – минем тарих» тарих паркы  күргәзмәләрен оештыручылар  җыены башланганын хәбәр иткән идек инде. Бүген конференция эшен дәвам итте.
   Исеменнән үк аңлашылгача, укучы балаларга тарихи белем бирүне күздә тотып башланган эш бу. Сөйләүләренчә, дүрт ел дәвамында илебезнең 24 төбәгендә әлеге тарих пары оешкан. Татарстанда да уңышлы гына кереп киткән бу яңалык. «Шушы кыска гына вкыт эчендә биредә оештырылган күргәзмә-экспозицияләрне 300 мең кеше карады. Аларның ике йөз меңнән артыгы – укучы балалар. Балалар үзләре генә түгел, укытучылары, әти-әниләре, әби-бабалары белән килә. Күбесе тәэсирләрен язып калдыра. Шундый 12 Тәэсирләр китабы тулды инде. Бу мәйданчык  тарих дәресләре үткәрү урынына әйләнергә тиеш», – дип белдерде тәгаен алганда Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина. Фикер алышулар барышында Петербург, Тверь, Чиләбе, Свердловск, Саха-Якутия вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Оештыручылар тарих белән генә чикләнеп калмыйча, «Киләчәккә билет» дигән яңа юнәлешкә дә алынган икән. Билгеле, бу да – бик мөһим эш. Гуманитар проектлар фонды идарәче директоры Иван Есин, укучы балаларның 80 проценты кечкенәдән һөнәр сайлап алу зарурлыгын аңлап бетерми, киләчәген күзалларга ашыкмый. Шуның өчен без өлкәннәр үз чиртатыбызда баланың нинди һөнәр-белгечлеккә  сәләтле икәнен ачыкларга булышырга тиешбез. Шул максатта, МДУ психологлары белән тест ясап, мәктәпләргә тәкъдим итәргә булдык», – дип сөйләде ул.

 «Россия – минем тарих» базасы нигезендә глобаль проектлар турында сөйләгәндә Иван Есин  Александр Невскийның 800 еллыгын зурлап билгеләп үткәрәчәкләрен дә җиткерде. Форсаттан файдаланып мин үз чиратымда киләсе елда Идел Блогарстанында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуын, бу уңайдан ил президенты Владимир Путинның махсус карар чыгаруын, юбилейны оештыру комитеты рәисе итеп Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның билгеләнүен җиткердем. Әлеге юбилейны киң күләм билгеләп үтәргә тәкъдим иттем. «Казанда моны зурлап уздыруга бөтен мөмкинлек бар. Биредәге тарих паркы бик яхшы», – дип җавап бирде ул моңа.
-  Россия – күп милләтле, күп динле дәүләт. Илебезнең һәр төбәгендә диярлек җирле мөселман Диния нәзарәтләре бар. Россиянең җитмештән артык төбәгендә татар мөфтиятләре эшләп килә. Бөтен Россия өчен мөһим вакыйга бу. Балаларда толерантлык тәрбияләү өчен аны зурлап, әйтик, Россиядә – ислам тарихы, дип билгеләп уздырырга кирәк, дип тәкрарладым мин үз чиратымда. «Мин үзем Әстерханда туып үстем. Әбием – татар. Дөрес әйтәсез:  зурлап билгеләп уздырырга лаеклы вакыйга бу. Искәрткәнегез өчен рәхмәт!», – дип ризалашты Иван Владимирович.  
    Әйе, Россия тарихы – татар тарихы, ислам дине тарихы да ул. Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихын да колачлый хәзер илебез тарихы. Шунсыз ул өтек, ярымдөрес тарих кына булып калачак. Хәзерге Россия  ике нигездә – Алтын Урда һәм Мәскәү дәүләте нигезендә оешкан лабаса.  
Рәшит МИНҺАҖ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ