Логотип Магариф уку
Цитата:

Июнь аенда бакчада нинди эшләр көтә?

Июнь май аеннан бакча эстафетасын кабул итте, үз мәшәкатьләрен дә өстәде. Җәйнең беренче аенда бакчада башкарылырга тиешле төп эшләрне үтәдегезме әле? Әйдәгез, бергәләп тикшерик.Бакча Июнь ае – агачла...

Июнь май аеннан бакча эстафетасын кабул итте, үз мәшәкатьләрен дә өстәде. Җәйнең беренче аенда бакчада башкарылырга тиешле төп эшләрне үтәдегезме әле? Әйдәгез, бергәләп тикшерик.
Бакча Июнь ае – агачлар һәм куакларны кисү өчен уңай вакыт: ботаклар инде яшәрде, өшегән ябалдашлар да ачык күренә. Аерым корыган ботакларны үткен секатор белән җанлы тукымага кадәр, ә кар катламы биеклегенә кадәр өшегән агачны төбеннән кисегез. Төптән чыккан яшь үсентеләрнең иң ныгын сайлап алыгыз, башкаларын бетерегез, киселгән урыннарны эшкәртегез.
Моннан тыш, курага зур игътибар бирегез. Яшь ботаклар булдыру максатыннан, 1 метр озынлыкка җиткәч, кура ботакларының очларын кисегез. Болай эшләгән очракта август буе җиләк җыярсыз, җиләкнең зурлыгы да сезне куандырыр. Еш кына июнь ае һавасы дымлы булу сәбәпле, курага соры черек керергә мөмкин. Профилактика өчен куакларның туфрагына көл сибегез, яфракларын биофунгицидлар белән эшкәртегез.
Июнь аена хас булган әйләнеп кайтучан кырауга әзер булыгыз. Агач һәм куакларны саклагыч материал белән каплагыз яки салкын су белән сиптерегез.
Агачларны авырулар һәм корткычлардан саклагыз, пәрәвезләрдән һәм бормаланган яфраклардан, бөҗәкләрдән арындырыгыз. Агачларның тамырдан җибәргән яшь үсентеләрен бетерегез.
Бакча җиләген аеруча да онытмагыз. Чәчәк ату һәм җиләк өлгерү чорында алар суга, корткычлардан саклауга аеруча да мохтаҗ. Дым һәм җиләк-җимешне пычранудан саклау өчен үсемлекләр астына алдан ук дым тотучан кәгазь, салам яки элпә түшәсәгез, әйбәт була.
Яшелчә бакчасы
Җәйне яшелчә бакчасында кәбестәнең һәм кишернең соңгы сортларын, фасоль, кабачки, кабак, кыяр, кара торма һәм җылы яратучы башка культуралар утырту белән башларга мөмкин. Ләкин ай уртасына кадәр сузмагыз.
Чөгендер эре булуын теләсәгез, үсентеләр арасын 4 см ара калдырып сирәкләгез. Бу эшне кичкә таба эшләргә кирәк, ә иртән үсентеләрне туры кояш нурларыннан саклагыз. 2–3 атнага бер бәрәңге төбен өеп торыгыз (аеруча да бу эшне яңгыр яки су сипкәннән соң эшләсәгез әйбәт). Үсеп, ныгып киткән помидорларны бәйләгез, ботакларындагы яшь үсентеләрен алыгыз.
Чәчәклек
Чәчәклектә эшне, кырау төшү куркынычы тулаем беткәч, туфракка гибридлы петуния, бархатцы, циния, агератум һәм башка берьеллык чәчәкләр утыртудан башлагыз.
Сулган, чәчәк атып бетергән үсентеләр ямь бирми, шуңа да аларны кисеп алыгыз. Мисалга, сирень чуклары, люпин һәм дельфиниум, нәркис һәм тюльпан. Язгы чәчәкләрне чистартып, аларның суганнарын казып алып, киптерегез һәм җыеп куегыз. Чәчәклектә калган буш урыннарга бегония, фуксия һәм пеларгония һәм башка чәчәкләр утыртырга мөмкин.
Бакчада эшләгәндә, иң мөһиме, төп кагыйдәләрне онытырга ярамый: агач-куакларга, яшелчә-җиләкләргә, чәчәкләргә су сибү, аларны органик һәм минераль ашламалар белән баету, туфракларын йомшарту, чүпләрен утау, теплица һәм парникларны җилләтү һәм башкалар.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ