Логотип Магариф уку
Цитата:

Изге Болгар җыены программасы

Иртәгә Болгар музей-тыюлыгында Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнгә багышланган  бәйрәм узачак. Изге Болгар җыенында  РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашу...

Иртәгә Болгар музей-тыюлыгында Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнгә багышланган  бәйрәм узачак. Изге Болгар җыенында  РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.
ТР Мәдәният министрлыгы тантаналы чараның программасын хәбәр итә. Изге Болгар җыенында Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән килгән хаҗилар, Татарстан җитәкчелеге, руханилар, муниципаль берәмлек башлыклары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре катнашачак.
Тантана иртәнге тугызда Болгар шәһәрлегенең үзәк мәйданында тантаналы төстә ачыла.
10.30 сәгатьтә «Кече манара һәм Хан төрбәсе» комплексы территориясендә җыенда катнашучылар тәүбә намазы укыячак. Көн уртасында Җәмигъ мәчете территориясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә өйлә намазы башлана.
«Изге Болгар җыены» Болгарда 922 елда Идел буе болгарларының исламны дәүләт дине сыйфатында кабул итүе хөрмәтенә үткәрелә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ