Ижауда күрмәүчеләр өчен биология буенча дәреслек нәшер ителгән
Ижауның 53 нче мәктәбендә күрмәүче һәм начар күрүче балалар өчен биология буенча уку әсбабы эшләнгән. Бу хакта шәһәр мэры Олег Бекмеметьев хәбәр итте.Аның сүзләренә караганда, уникаль кулланма у...
Ижауның 53 нче мәктәбендә күрмәүче һәм начар күрүче балалар өчен биология буенча уку әсбабы эшләнгән. Бу хакта шәһәр мэры Олег Бекмеметьев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, уникаль кулланма укучыларга цитология һәм генетика нигезләрен үзләштерергә һәм имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәчәк һәм ул Россиядә мондый төрдәге беренче басма булып санала.
Әлеге эштә, уку йортыннан тыш, Удмуртия Милли китапханәсе дә катнашкан. Комплект эреләндерелгән шрифт һәм Брайль шрифты белән язылган дәреслектән, аудиокитаплардан, рельефлы рәсемнәр кушымталарыннан, шулай ук педагоглар өчен методик рекомендацияләрдән тора.

Комментарийлар