Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кадрлар резервы» сәләтле яшьләрне барлый

Нихәтле генә тәнкыйтьләмәсеннәр, совет заманындагы «пионер-комсомол-партия» системасы кадрлар мәктәбе булып торды, чөнки мәктәп баскычларын үтә-үтә оештыру сәләтенә ия булган, коллектив белән уртак те...

Нихәтле генә тәнкыйтьләмәсеннәр, совет заманындагы «пионер-комсомол-партия» системасы кадрлар мәктәбе булып торды, чөнки мәктәп баскычларын үтә-үтә оештыру сәләтенә ия булган, коллектив белән уртак тел табып, эш итә белгән күпме җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре үсеп чыкты. Хәзер исә гади генә оешма җитәкчесе яисә авылда үзидарә рәисе вазифасына да абруйлы кандидат табу үтә четерекле проблемага әйләнеп бара. Ярый әле соңгы вакытта Татарстаныбызда Яшьләр эшләре буенча министрлыгыбыз Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә 2009 елдан башлап «Кадрлар резервы» дигән республика проектын гамәлгә ашырып килә. Анда 16 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр катнашып килде. Быелдан 35 яшькә кадәргеләр дә, әлеге проектта катнашып, үз сәләтен күрсәтә ала. Узган унбер ел эчендә әлеге проектны ашыруда 12 600 егет һәм кыз катнашты. Шулардан 2170 е курслар үтте. Алар арасыннан 210 кеше дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә сайлап алынды, 260 ы сәнәгать һәм коммерция секторына эшкә урнаштырылды. Узган унбер ел эчендә 75 проект тормышка ашырылды, 2350 социаль акция уздырылды.
Никита Баталов, «Кадрлар резервы» проектының директоры
Инде менә быел «Кадрлар резервы» проектының 12 нче сезонына старт бирелде. Аңа заявкалар кабул итү 24 гыйнварга кадәр дәвам итә әле. Быел әлеге проект «шәхси нәтиҗәлелек», «команда», «үз проектың өстендә эшләү һәм социаль яктан проектлаштыру» дигән модульләрдән торачак. Проект үзе дистанцион һәм килеп уку этапларыннан тора. Сайлап алу турлары 30 гыйнварда – Чаллыда, 7 – 8 февраль көннәрендә Казанда узарга тиеш.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә Татарстанның яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Кадрлар резервы» республика проекты директоры Никита Баталов, әлеге проектның            10 нчы сезоны җиңүчесе Виктор Казанцев журналистларга «Кадрлар резервы»ның 12 нче сезонын уздыру үзенчәлекләре, кадрлар мәсьәләсен хәл итү өлкәсендәге проблемалар, алда торган бурычлар белән таныштырдылар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: ИА «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ