Логотип Магариф уку
Цитата:

Камаллылар премиясез, әмма дәрәҗәле

Мәскәү каласының тарихи Зур театр сәхнәсендә Россиянең «Алтын битлек» Милли театр премиясен тапшыру тантанасы узды.Затлы премиянең иң күп төрләре Зур театр өлешенә туры килде. Иң яхшы балет спектакле...

Мәскәү каласының тарихи Зур театр сәхнәсендә Россиянең «Алтын битлек» Милли театр премиясен тапшыру тантанасы узды.
Затлы премиянең иң күп төрләре Зур театр өлешенә туры килде. Иң яхшы балет спектакле дип режиссер Кирилл Серебренниковның Зур театр сәхнәсендә куйган «Нуриев» спектакле аталды. Моннан башка, шул ук «Нуриев» спектакле артисты, биюче Вячеслав Лопатин «Балетта иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңеп чыкты. Әлеге сәхнә әсәренең «Иң яхшы хореограф эше» номинациясендәге премия Юрий Посухинга бирелде. «Алтын битлек»нең төп бүләген – «Иң яхшы режиссер» номинациясендәге премияне дә шулай ук Кирилл Серебренников яулады.
«Драма әсәрендә иң яхшы ир-ат роле» номинациясендәге премия Воронеж камера театрыннан Камил Тукаевка бирелде. Нәселе белән бөек Тукайга бәйләнгән  татар егете Камил Тукаев «Антигона»да Креон ролен иҗат иткән булган.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры куйган  «Тормышмы бу?» спектакле берьюлы алты номинациядә сайлап алынган иде. Әмма премиянең бер төрен дә яулый алмады.
Башкорт дәүләт драма театрында куелган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле дә алты номинациядә катнашты. Алар да премия алып «вакланып» тормады, әмма Гүзәл Яхинаның әлеге исемдәге романы жюриның «Сәхнә теленә уңышлы күчергән өчен» дигән махсус призына лаек булды.
   Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ