Логотип Магариф уку
Цитата:

Кар бабайлар күргәзмәсе

Урамда саф һава, бар дөнья ап-ак. Шул аклыкка сөенгән җил кызы җыр суза, ә бүлмәбездә – Кар бабайлар күргәзмәсе. Берсеннән-берсе үзгә, берсеннән-берсе ямьле Кар бабайлар команда көтәләр сыман.Күмәкләш...

Урамда саф һава, бар дөнья ап-ак. Шул аклыкка сөенгән җил кызы җыр суза, ә бүлмәбездә – Кар бабайлар күргәзмәсе. Берсеннән-берсе үзгә, берсеннән-берсе ямьле Кар бабайлар команда көтәләр сыман.



Күмәкләшеп бәйрәмгә барырга әзерләнгәннәр, диярсең. Шуңа да “Кар бабайлар парады” дип исем куштык әлеге күргәзмәгә. Әти-әниләр дә хупладылар, берсен-берсе уздырып, төрле чимал кулланып, балалар белән бергәләшеп “тәгәрәттеләр” Кар бабайларны. Чыннан да, бик матур килеп чыктылар, күрегез әле сез аларны!..


Иң авыры жюри әгъзаларына туры килде. Бәйгедә катнашкан 32 гаиләнең кайсына бирергә беренчелекне? Җаен таптык, бәйгедә катнашкан барлык Кар бабай авторларына Чыршы бәйрәмендә Дипломнар тапшырдык.


Киләчәктә дә яңадан-яңа алымнар кулланып, хыялларыбызны тормышка ашырырга язсын, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ