Логотип Магариф уку
Цитата:

«Аулак өй – баттл» проекты дәвам итә

Тиздән Татарстан  методистлары, тәрбия эшлеклеләре, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, туган тел укытучылары өчен «Аулак өй – баттл» дип аталган проект тәкъдим ителәчәк. Аның презент...

Тиздән Татарстан  методистлары, тәрбия эшлеклеләре, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, туган тел укытучылары өчен «Аулак өй – баттл» дип аталган проект тәкъдим ителәчәк. Аның презентациясе 2022 елның 4 октябрендә Кариев театрында  үтәчәк.
Үзенчәлекле проектта укучылар белән каләм ияләре белем алмашып кына калмый, милләтебезнең матур гореф-гадәтләрен, үзенә генә хас булган йолаларын киләчәк буынга тапшыру да максат итеп куелган биредә.Республикакүләм проектны тормышка ашыруда ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» агентлыгы  ярдәм итә.
Әдәби көрәш форматында узучы чарада Татарстанның төрле район, шәһәрләрендә белем алучы укучылар, студентлар, иҗтимагый оешмалар катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәнит министрлыгының матбугат үзәге.
Презентация тәмамлангач,  катнашучылар Балык Бистәсе районына сәяхәткә юл тотачак, фикер алышачак.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ