Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев эзләре буйлап сәяхәт

8  майда татар театрына нигез салучыларның берсе – драматург, актёр һәм режиссёр Габдулла Кариевның тууына 137 ел тула. Кариев театры шул көнгә туры китереп, традиция буенча, Кариев эзләре буйлап...

8  майда татар театрына нигез салучыларның берсе – драматург, актёр һәм режиссёр Габдулла Кариевның тууына 137 ел тула. Кариев театры шул көнгә туры китереп, традиция буенча, Кариев эзләре буйлап сәфәргә кузгала.
Алар 10:00 сәгатьтә Яңа Татар зиратына Г.Кариевның каберен зиярәт кылырга барачак. Соңрак, артистлар Нурлат районы Колбай-Мораса авылына кузгалалар. Биредә Кариев музеена бару, мәдәният йортында концерт һәм якташлар белән очрашу планлаштырыла.

Кичке якта Нурлат шәһәрендә Габдулла Кариев һәйкәленә чәчәкләр салыначак һәм мәдәният йортында «Артист» спектаклен тамаша кылырга мөмкин булачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ