Логотип Магариф уку
Цитата:

Кәримнең беренче уңышлары

Яңа Савин районындагы 143нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Кәрим Вәлиевнең, коронавирус таралу сәбәпле, үзенең ничек итеп өйдән торып укуга күчүе, бер үк вакытта, 13нче музыка мәктәбендә моңа кадәр б...

Яңа Савин районындагы 143нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Кәрим Вәлиевнең, коронавирус таралу сәбәпле, үзенең ничек итеп өйдән торып укуга күчүе, бер үк вакытта, 13нче музыка мәктәбендә моңа кадәр баян буенча алган дәресләрен өйдә килеш видеодәресләр аша дәвам иттерүе турында язган смс хәбәре апрель аенда сайтыбызда да урын алган иде. Журнал укучысыннан тагын бер сөенечле яңа хәбәр алдык. Кәрим 30нчы августта, шул ук мәктәпнең 5нче сыйныфыннан Искәндәр Галәветдинов белән бергә, Евгений Кубышкин җитәкчелегендәге шәһәрнең балалар баянчылары ансамбле составында, Республика көне уңаеннан уздырылган бәйрәм концертында катнашырга чакырылган. Йөзгә якын баянчыдан торган ансамбль башкалабызның ике гүзәл урынында – Г.Камал исемендәге татар академия театры каршында һәм Казан Кремленең 1май мәйданында чыгыш ясау бәхетенә ирешкән. Алай гына да түгел, егетләр, концерттан соң, республиканың талантлы баянчысы Булат Хисмәтов белән күрешеп, аннан бик тә кирәкле киңәшләр алганнар һәм бергәләп фотога да төшкәннәр. Кәрим ул фотоны безгә дә җибәргән.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ