Логотип Магариф уку
Цитата:

«Каурый каләм» бәйгесенә эшләр кабул ителә!

Укучылар арасында оештырылып килүче  «Каурый каләм»  IV Бөтенроссия конкурсына  старт бирелде. Конкурсны Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе оештыра.Бәйге м...

Укучылар арасында оештырылып килүче  «Каурый каләм»  IV Бөтенроссия конкурсына  старт бирелде. Конкурсны Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе оештыра.
Бәйге мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла, дип хәбәр иттеләр «Мәгариф»кә Казан университетында.
Конкурс интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр «Журналистика» яки «Публицистика» номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юлларга тие булалар. Мәртәбәле жюри иҗади эшләргә бәя биреп, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итәчәк.
Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган «Алтын каләм» республика фестиваленең финалында катнашу хокукы бирелә.
Конкурс 2020 елның 13 маена кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк.

НИГЕЗЛӘМӘ


Фотода 2019 ел җиңүчеләре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ