Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайда сез, беренчеләр?! 

Мәктәп еллары... Һәркайсыбыз күңелендә онытылмас вакыйгалары, үзгә хатирәләре белән гомерлеккә уелып кала. Тик шулай да иң истә кала һәм еллар үткәч тә сагынып сөйләнә торганы, әлбәттә, сабыйлык дөнья...

Мәктәп еллары... Һәркайсыбыз күңелендә онытылмас вакыйгалары, үзгә хатирәләре белән гомерлеккә уелып кала. Тик шулай да иң истә кала һәм еллар үткәч тә сагынып сөйләнә торганы, әлбәттә, сабыйлык дөньясы белән саубуллашып, Белем иленә тәүге тапкыр атлап кергән 1 сентябрь иртәседер. Бу уку елында республикабыздагы 1404 мәктәптә 450 меңнән артык укучы белем алачак. Шуларның 56679 ы быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. (Әйтергә генә ансат: бу бит Саба һәм Питрәч районнарының икесендә бергә яшәгән халык саны кадәр.) Әйтик, моннан ике ел элек Казандагы «Салават күпере» микрорайонында ачылган 182 нче политехник лицей, әйтергә генә ансат, быел I сыйныфка барлыгы 400 дән артык баланы кабул итте. Әлеге лицейда 16 (!) I сыйныф кына бар: рус алфавитындагы хәрефләрнең яртысы кадәренчә бит! Гомумән, мәркәзебездәге I сыйныфлар «армия»сенең ишлегенә сөенеп туймаслык: беренче сыйныфка 21 мең бала укырга кергән. Әле алдагы елларда аларның саны тагын да ишлерәк буласы икән. Әйтик, 2023 елда Казан мәктәпләрендәге I сыйныф укучыларының саны 24 меңгә җитәчәк, ди. Болары сөендерә, әлбәттә. Тик бу язмамда, тәңкәнең икенче ягы да булуын күздә тотып: «Кайда соң сез, беренчеләр?!» – дип бар җиһанга ишетелерлек итеп сөрән саласым килә. Ник дисәгез: Казанда һәм республикабызның эре шәһәрләрендә беренче сыйныфка керүче балаларның саны елдан-ел ишәюгә барса да, авыл мәктәпләрендә исә беренче сыйныфтагылар аеруча дефицит, ягъни алар берән-сәрән яки бөтенләй юк. Сүзебезне дәлилләү өчен республикабызда территориясе буенча иң зур булган Мамадыш районы мисалында карап үтик.


Бу уку елында Мамадыш районы мәктәпләренең беренче сыйныфына 436 бала укырга керде. Тик шуларның 118 е генә районның авыл мәктәпләрендә укыячак. Ягъни райондагы барлык 37 авыл мәктәбендә быел I сыйныфка Мамадыш шәһәрендәге бары тик 2 нче лицейдагы санынча бала кабул ителгән. Шулай булмыйча?! Районның Югары Сон, Албай, Владимир, Көмеш Күл, Кече Кирмән, НикифоровоПритань-Берсут, Шәмәк төп мәктәпләрендә бу уку елында I сыйныфта бары тик берәр бала гына укып йөри. Болары әле – райондагы төп мәктәбе статусында йөрүчеләре. Нибары 27 укучысы гына булып та әлегә урта мәктәп статусында саналып йөргән Урта Кирмән мәктәбендә дә бу уку елында I сыйныфка бер генә укучы кергән. Анысы да күрше Уразбахты авылыннан. Шунысын да искәртим: бу мәктәпкә  биш авылдан (!) укучылар  йөреп укый. Нинди зур авыл саналып йөргән Урта Кирмәннең үзендә беренче сыйныфка керердәй бала булмасын әле?! Югыйсә бар иде заманалар: моннан ярты гасырлап элек 32 хуҗалыклы туган авылым Яңа Мәңгәр башлангыч мәктәбенең I сыйныфына 9 бала укырга кергән идек. Хәзер исә биш авылдан нибары бер бала!

Мондый аянычлы хәл Мамадыш мәктәпләренә генә хас түгел. Һәр районда диярлек бер укучыдан гына торган класс – сирәк күренеш түгел хәзер. Күбесе – татар авыллары. Юкса, авылны татар теле, мәдәнияте, милли рухыбыз саклана торган изге урын дип санап йөрибез. Быелга I сыйныфта укучы юк, алдагы елларда – башлангыч класслары ук булмас.  Быел әнә шул ук Мамадыш районындагы Югары Яке төп мәктәбен, хәтта башлангыч мәктәп итеп тә калдырмыйча, бөтенләй үк ябып куя мәҗбүр булганнар. Ябып куймаслар иде дә – укытырдай укучылары юк! Әгәр дә гаять  тә четерекле бу мәсьәләгә карашны кардиналь үзгәртмәсәк, һәрбер авыл мәктәбенең – Югары Яке, ә һәрбер татар авылының туган авылым Яңа Мәңгәр кебек җир йөзеннән бөтенләйгә юкка чыгуы бик ихтимал...

Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: архив

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ