Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайда урман – анда татар бар

“Экология” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Татарстанда урманнарны саклау” төбәк проекты 2024 елга республика урманнарын 100 процентка өр-яңадан үстерергә мөмкинлек бирәчәк. ТР Министрл...

“Экология” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Татарстанда урманнарны саклау” төбәк проекты 2024 елга республика урманнарын 100 процентка өр-яңадан үстерергә мөмкинлек бирәчәк. ТР Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистларга шулай дип белдерде. Аның төп максаты урман кисү белән урман үстерү мәйданнары арасында тәңгәллек тәэмин итүгә бәйле. Агымдагы елда 2471 гектар мәйданда элекке урманнар торгызылды һәм яңа, буш җирләргә яшь үсентеләр утыртылды. 10 сентябрьгә урман торгызу белән урман үстерүнең гомуми мәйданы киселгән һәм корыган урманнар мәйданына карата 66 процент тәшкил итте.
Киләсе елда эшләр башкару өчен 31 млн данә утырту материалы үстерелгән, шуларның 12 млн данәсе Татарстанның яхшыртылган орлыкчылык үзәгендә ябык контейнерларда шыттырылган. Ел азагына кадәр табигый урманнардан да11,4 мең кг. орлык җыю күзд тотыла. Хәзергә чаклы 879 кг. орлык (планның 8 проценты) җыелган инде.
Янгыннар нәтиҗәсендә китерелгән зыян күләме исәпләнмәгән, чөнки урманчылар, инспекторлар һәм җирле хакимиятләр белән аңлашып эшләү нәтиҗәсендә, гадәттән тыш хәлләргә юлыгу очраклары күзәтелмәгән. Урманны янгыннан саклау урман хуҗалыклары каршындагы 18 янгын- химия станциясе һәм республиканың “Урман янгыны үзәге” каршындагы 5 янгын-химия станциясе тарафыннан тәэмин ителә. Төбәк проекты кысаларында быел Татарстанда тагын 56 берәмлек мухсус урман хуҗалыгы һәм янгын сүндерү техникасы сатып алырга ниятлиләр.

5-12 октябрь көннәрендә Татарстанда “Урман атналыгы – 2019” табигатьне саклау акциясе үткәреләчәк. Аның кысаларында урман фонды территорияләренә агачлар утырту, ял итү урыннарын чүп-чардан чистарту планлаштырыла. Моннан тыш, 16 сентябрьдә республикада “Татарстанның чиста урманнары” дигән табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башлана. Аның язгы чорында 9,7 мең кеше катнашкан иде. Алар көче белән урман кырыйларыннан 4 мең кубометр ауган, корыган агач чыгарылды. Көзге этабы да табигатьне сөючеләрнең бердәм көче белән узар дип көтелә.


Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ