Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюм Насыйри варислары халыкара мәйданга чыга

Тиздән үзенең 110 еллыгын  билгеләп үтәргә җыенучы безнең «Мәгариф» журналы алдынгы педагогик коллективлар белән иҗади хезмәттәшлектә яшәүне тормыш кыйбласы дип саный. Һәм андыйлар шактый күп. Ти...

Тиздән үзенең 110 еллыгын  билгеләп үтәргә җыенучы безнең «Мәгариф» журналы алдынгы педагогик коллективлар белән иҗади хезмәттәшлектә яшәүне тормыш кыйбласы дип саный. Һәм андыйлар шактый күп. Тик шулай да һәрдаим аралашып, үзләрендә булган һәр яңалыкны, алдынгы эш тәҗрибәсен журналыбыз битләрендә яктырту максаты ягыннан Казандагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче урта мәктәпкә җиткәне юктыр.

Педагогика фәннәре кандидаты Роберт Мияссәр улы Мансуров әлеге уку йортын җитәкләргә алынгач, ике арадагы хезмәттәшлек тагын да ныгый төште. Журналыбызның 2021 елдагы ноябрь санын тулысынча диярлек  әлеге мәктәп мөгаллимнәренең алдынгы педагогик тәҗрибәсен яктыртуга багышладык. Бу мәктәптә соңгы вакытта традициягә кергән фольклор фестивален, балалар сабантуен – күп кенә мәктәпләргә өлге итеп тә куярлык. Инде менә боларга «Насыйри укулары» исеме белән уздырыла торган фәнни-гамәли конференциясе дә өстәлде. Әле икенче елынгына үткәрүләре. Тик инде быелдан ук ул халыкара статуста үткәрелә. Тагын шунысы: күп мәктәпләрдә уза торган конференцияләрдән үзгә буларак, 80 нче мәктәптәге «Насыйри укулары» өч көнгә исәпләнгән. Кичә узганында әлеге мәктәп укучылары оста куллар бәйгесендә үз осталыкларын күрсәткән булса, бүген исә республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган укучылар фәнни эзләнүләре белән таныштырды.
Аларның чыгышлары «Этнопедагогика», «Җиребез һәм табигать турында фән», «Кеше һәм җәмгыять», «Нәфис сүз сәнгате», «Мәгарифтә информацион технологияләр» дигән секцияләрдә чыгыш ясады. Укытучылар, фәнни хезмәткәрләр өчен дә аерым секция оештырылган иде. Быелгы Насыйри укуларының халыкара статуста үтүе юкка гына түгел иде. Конференция барышында Үзбәкстандагы Бохара дәүләт университеты һәм Кыргызстанның Ош дәүләт тедагогия ниверситеты студентлары видеоэлемтә аша чыгыш ясадылар.
Иртәгә исә Халыкара Насыйри укуларының пленар утырышы үтәчәк.

Таһир САБИРҖАНОВ


Рөстәм ФӘРХУЛЛИН фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ