Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен TED форматында семинар узды

Казан мэриясе һәм Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре...

Казан мэриясе һәм Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклының икенче чарасын уздырды. Анда шәһәр балалар бакчаларында эшләүче 500 гә якын татар теле тәрбиячесе катнашты. Әлеге семинарларны Казан мэриясе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашыра.
Чарада Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов чыгыш ясады.

«Татар балалар бакчалары һәм мәктәпләрендәге узган елгы мониторинг нәтиҗәсендә укытуның яңа ысуллары җитмәве ачыкланды. Әлеге семинарларны былтыр укытучылар өчен оештырдык, быел тәрбиячеләр өчен үткәрәбез. Чөнки укытуның беренче баскычы ул – балалар бакчасы. Әгәр анда эш матур, сыйфатлы итеп корылса, ул мәктәптә дә эзлекле рәвештә дәвам итәчәк. Балалар белән эшләгәндә, беренче чиратта, мөгамәлә, татар телендә җанлы аралашу булырга тиеш», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Семинарда Казан балалар бакчаларының әйдәп баручы биш тәрбиячесе татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чараның модераторы булып Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 7 нче номерлы билингваль балалар бакчасы мөдире Алсу Биктова чыгыш ясады.

Вахит районының 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең татар теле тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина үз чыгышында рус телле балаларга татар телен төрле рәсемнәр аркылы күрсәтмә модельләштерү технологиясе ярдәмендә өйрәтүе хакында сөйләде. Идел буе районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 130 нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Руфия Алиәкбәрова татар телен өйрәтүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр – интерактив такта куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Авиатөзелеш районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 348 нче катнаш төрдәге балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Фәния Хәсәнова, татар сүзләренә русча аваздаш сүзләр табып, авазлар ассоциациясе методын кулланып эш итүе турында сөйләде.

Совет районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Эльмира Абдуллина балалар бакчасында үзе яратып куллана торган Сингапур белем бирү структураларының берсе булган Zoom In (ЗумИн), ягъни «Арттыру» структурасы белән таныштырды. Ул рәсем фрагментлары ярдәмендә балаларның фантазиясен, уйлау сәләтен арттырырга ярдәм итә. Шулай ук «Мик-Фриз-Груп», ягъни «Буташтыру-урыннарда калу-төркемнәргә берләшү» һәм «Релли Робин», ягъни «Парларда бер-бер артлы» дигән уеннар белән тәрбиячеләрне практика ярдәмендә, интерактив аркылы таныштырды.

Киров районының 7 нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлнара Гатауллина мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүчеләр өчен «Тылсымлы кулчатырлар» мастер-классын күрсәтте. Алар ярдәмендә балаларның сөйләм күнекмәләрен арттырып булуын аңлатты.

Семинар апрель аенда да дәвам итәчәк. Көзгә мөдирләр өчен менеджмент өлкәсендәге семинарлар планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ