Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан кызларына әйтегез...

Син бит минем бергенәм!Эшем буенча, Яңа Савин районының Ямашев урамындагы сабыйлар йортында булганнан соң, башыма “кылт” итеп кайчандыр шушы йорттан Алия исемле нәни сабыйны үз кызлары итеп үстерергә...

Син бит минем бергенәм!
Эшем буенча, Яңа Савин районының Ямашев урамындагы сабыйлар йортында булганнан соң, башыма “кылт” итеп кайчандыр шушы йорттан Алия исемле нәни сабыйны үз кызлары итеп үстерергә алган якты күңелле гаилә дусларыбыз, күптән түгел Сургуттан Казанга күченеп кайткан Сәрия һәм Нәҗип Нуралиннар искә төште. “Туктале, - минәйтәм, - дусларның ни хәлләре бар икән, Нәҗип тә бик сагындырды, гаиләбез исеменнән чәйгә чакырсам, бер дә начар булмас иде.” Шулай дип уйладым да, Нәҗипләрнең өй телефоннарын җыйдым. Телефонны Сәрия ханым алды. Ул ире Нәҗипнең әлегә Сургуттан кайтып җитмәвен әйтте, иртәгә, шимбә көн төштән соң, кызы Алия белән безгә кунакка килергә вәгъдә бирде.
Исәнме, әтием-бәгырем!
...Хәтергә моннан егерме еллар элек булган вакыйгалар искә төште. Сәрия Дәрвишләр бистәсендәге 7нче икмәк пешерү заводында хатыным Наилә белән бергә кондитер булып эшли иде. Шунда аның кинәт кенә Себер якларына бәхет эзләп китеп баруын ишеттек. Озакламый ул Нәҗип исемле башкорт егетенә кияүгә чыкты. 2007нче елның җәендә Сәрия һәм Нәҗип кызлары Алия белән Сәриянең туган ягы Буага кунакка кайтышлый безгә дә керделәр.
Бу вакытта Алиягә 5-6 яшьләр тирәсе иде. Нәни кыз, чәй эчкәннән соң, тәрәзәдән Ямашев урамының нарат агачларына яшеренгән, бая телгә алынган сабыйлар йорты ягына карады да, сагаеп кына: “Әнием, син мине анда калдырырга җыенмыйсыңмы?” – дип куйды. Сәрия шунда кочып-кочып Алиясенең аркасыннан сөйде. “Калдыраммы соң, кызым! Мин сине беркайчан да, беркемгә дә бирмим, син бит минем бергенәм,” – диде ул кызын яратып. Без Алиянең әле дә булса шушы йортны хәтерендә саклавына шаккатып, яшьле күзләребезне сөрткән идек.
Аннары җылы әңгәмәне тагын да куертып, сүзгә Нәҗип тә кушылып киткән иде.
- Ирек, кустым, Сәрия Казан калаһына Алияне алып кайтырга дип киткәч, очрашу көннәрен бармакларымны бөгә-бөгә көттем, - диде ул татар-башкорт сүзләрен бергә кушып. - Менә беркөнне Сәрия, кызым белән 31нче гыйнвар иртәсендә кайтачакларын әйтеп, телеграмма сукты. Шатлыгымнан нишләргә дә белмим. Өр-яңа киемнәремне кидем дә, бүләккә дип алган аю курчагын кочып, вокзалка киттем. Урамдагы 60 градуслы салкын кирегә әйләнгәнмени – тирләп-пешеп, вокзалда Мәскәү- Владивосток поездын килүен көтеп торам. Менә поезд килде. Вагон ишеге ачылып китүгә, кызым кочагыма ташланмасынмы:
-Әтием-бәгырем, исәнме! Ничек сагынып көттем мин сине!” – диде ул күзләремне үбә-үбә. Бөтен әйтер сүзләрем онытылды. Күзләремнән тыелгысыз яшьләр тәгәрәде. Платформада кызымны кочагыма кыскан килеш басып калдым. Бу минутларда миңа Алиядән башка беркем дә, берни дә кирәкми иде!
Алия шуннан бирле әтисеннән бер генә минут та аерылмаган. Кышын, ял көннәре җитүгә, әтисе белән бергәләп паркка тимераякта, чаңгыда шуарга чыга, шәһәрдә музейларда йөри. Хәтта рәсем түгәрәгенә язылгач та, ул әтисенең сурәтен ясарга өйрәнү өчен, иң башта портрет жанрында иҗат итәргә өйрәнә. Шәһәр мәктәпләре арасында уздырылган рәсем конкурсында, әтисенең портретын ясап, беренче урынны яулый.
Казан кызларына әйтегез ...
...Шимбә көн Сәрия ханым белән Алиянең килүе өйдә зур шатлыкка әйләнде. Чәй табынында күбрәк Алия белән аралашырга тырыштык. Ул ни арада буйга җитеп, йөзенә елмаю кунган чибәр кызга әйләнгән, хәзер Казан химия технология университетының дизайн һәм милли сәнгать факультетында белем ала. Иң гаҗәпләндергәне – аның чатнатып туган телдә сөйләшүе булгандыр. Әңгәмәне дә шуннан башлап җибәрдек.
- Алия, туган телдә бу кадәрле чиста, матур итеп Казан кызлары да сөйләшә алмый, син ничек өйрәндең? – дидем мин аңа яшермичә.
- Татарча сөйләшергә әниемнең туган ягында, Буа районының Суыксу авылында, дәү әнием Миңнебану янында өйрәнеп килдем, - диде ул әтисе Нәҗипкә хас ихласлык белән. – Ул бит урысча сөйләшә белми. Шуңа күрә үземә тырышырга туры килде. Авылда танышкан дусларым Самат белән Ландыш та гел татарча сөйләште. Бер өйрәнгәч, үземә дә бик ошап китте.
Миңа әтием белән әниемдәге барлык сыйфатлар да бик кадерле. Үзегез уйлап карагыз: алар бәгырендә туган телне мин ничек итеп белми калырга тиеш соң? Минем күңелдә иң элек әнә шундый сорау туды. Аны Сургутка кайткач онытырга да мөмкин иде. Мәктәптә уку да гел урысча бара. Урамда да шул. Өйдә дә әти белән әни урысча сөйләшә башлагач, түзмәдем, әйттем үзләренә.
- Сез үзегез татар белән башкорт, ә үзегез нигә урысча сөйләшәсез? – дидем. Шуннан соң алар бер-берсенә карашып алды да, шып булды. Казан кызларының әти-әниләренә дә шулай дип әйтер идем мин. Ничек инде үзең татар була торып, урысча сөйләшеп йөрергә мөмкин. Ә туган телгә булган хөрмәтне кая куярга? Без бит татарлар. Шушы сөйләшүдән соң, әти-әни минем белән гел татарча сөйләште. Ышанмасагыз – әнидән сорагыз, әнә, каршымда утыра.
Догалы яулык
- 9-10 яшендә шундый сүзләр әйтүенә шаккаттык, - диде Сәрия ханым әңгәмәгә кушылып. – Шуннан соң, Нәҗип Алия белән “ТНВ-Планета” каналы аша татарча тапшырулар карый башлады. Мин аларга килеп кушыла гына идем. Алия “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен бик яратты. Аеруча Әҗәл образын үз итте. “Мунча ташы” юмор-сатира театры куйган тамашаларыннан аерыла алмады. Шулай итеп, кызыбыз бездә туган телебезгә карата мөнәсәбәтебезне үзгәртте.

-Әти эштә чакта, гел әни янында булдым, - диде Алия. – Дөньядагы иң якын, иң кадерле дустым ул минем. Без – сердәшләр. Әнкәй миңа иң яшерен эч серләрен сөйли, мин – аңа. Бервакыт ул миңа авылда дәү әниемнең башы сызлавы турында әйтте. Уйлап тордым да, аңа: “Әйдә, әнием, Казанга кайткач бер матур яулык алыйк та, мәчеттә мулла бабайга дога укытып, дәү әнигә бүләк итик,” – дидем. Шулай иттек тә. Хәзер дәү әнием гел шул бизәкле яулыгын гына бәйләп йөри. “Шушы яулыгым баш авыртуымны баса,” – дия.
- Киләчәктә үзеңне кем итеп күз алдына китерәсең? – дидем мин аңа әңгәмә барышында.
- Балалар киемнәре тегә торган салон ачасым килә, - диде ул соравыма каршы. - Хыялым тормышка ашса, иң матур бер партиясен әниләрен юксынган нәниләргә бүләк итәр идем.
Амин, Алия сеңлем. Хыялың тормышка аша күрсен, бәхетле бул! Күңелеңдәге матурлыкны гомерең буе сакла.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ