Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан балалар лагеренда 9 яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшкән

Кичә Казанда «Инженеры будущего +» Казан янындагы балалар лагеренда 9 яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшкән.Малай төрле җәрәхәтләр белән ДРКБ хастаханәсенә озатылган. Бу хәл турында ТР прокурорының өлк...

Кичә Казанда «Инженеры будущего +» Казан янындагы балалар лагеренда 9 яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшкән.
Малай төрле җәрәхәтләр белән ДРКБ хастаханәсенә озатылган. Бу хәл турында ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Мәгълүм булганча, малай уйнау барышында терсәге белән тәрәзә сеткасына таянган, нәтиҗәдә бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугаты баланың хәле авыр дип хәбәр итә. Бала хәзер реанимациядә. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен көрәшә.
Хәзерге вакытта ял иткәндә балаларның тормыш һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше буенча тикшерү алып барыла. Фаҗига урынына Лаеш районы прокуроры вазифаларын башкаручы Денис Суглов та килгән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ