Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәгариф учреждениеләрендә җитәкче вазифаларга кадрлар резервына туплау башланды

Казан мәгариф учреждениеләрендә директор һәм мөдир вазифасына кадрлар резервына туплау башланды. Документларны 25 апрельдән 28 апрельгә кадәр кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә Казан шәһәре мэриясе сайт...

Казан мәгариф учреждениеләрендә директор һәм мөдир вазифасына кадрлар резервына туплау башланды. Документларны 25 апрельдән 28 апрельгә кадәр кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә Казан шәһәре мэриясе сайтында.
Кандидатларның педагогик вазифаларда 5 елдан да ким булмаган эш стажы һәм «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Менеджмент», «Персонал белән идарә итү» юнәлешләренең берсе буенча югары белеме булырга тиеш. Шулай ук конкурста педагогик яисә җитәкче вазифаларда кимендә 5 ел эшләгән, дәүләт һәм муниципаль идарә, менеджмент һәм икътисад кебек өлкәләрнең берсе буенча югары һөнәри белеме һәм өстәмә һөнәри белеме булган кандидатлар да катнаша ала.
Конкурс комиссиясенә тапшырырга кирәк булган документлар исемлеге Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе битендә «Игъланнар» бүлегендә урнаштырылган.
Документлар Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсендә Большая Красная урамы, 1 адресы буенча 304 нче кабинетта, 9:30 дан 17:30 га кадәр кабул ителәчәк. Телефоны: +7(843)292-27-48. Тулырак мәгълүматны район бүлекләрендә дә белергә мөмкин:
Совет районы буенча мәгариф бүлеге: Шуртыгин урамы, 1, икенче кат (актлар залы). Телефоны: +7(843)272-03-51;
Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф бүлеге: Бертуган Касыймовлар урамы, 6, 209 нчы кабинет. Телефоны: +7(843)224-34-13;
Киров һәм Мәскәү районнары буенча мәгариф бүлеге: Восстание урамы, 82, 509 нчы кабинет. Телефоны: +7(843)555-69-41;
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгариф бүлеге: Волгоград урамы, 32, 324 нче кабинет. Телефоны: +7(843)520-83-46.

Фото: https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ