Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан метросына бәяләр кыйммәтләнә

Һай, рәхәт тә инде метрода элдертүләре! Ярты сәгать дигәндә Казанның бер читендәге Авиатөзелеш районыннан башкаланың икенче бер очындагы Имәнлек урамына илтә дә куя инде. Әле менә Казан метросының ике...

Һай, рәхәт тә инде метрода элдертүләре! Ярты сәгать дигәндә Казанның бер читендәге Авиатөзелеш районыннан башкаланың икенче бер очындагы Имәнлек урамына илтә дә куя инде. Әле менә Казан метросының икенче чираты да сафка бассамы!? Казан каласында гомер иткәнеңә мең кат шөкер итеп, сөенеп яшиселәребез алда әле...
Тик бер рәхәтнең бер михнәте булмый калмый икән шул. Ник дисәгез, иртәгәдән, 5 августтан Казан метросында йөрү кыйммәтләнәчәк: билет бәясе инде 30 сум түгел, ә 35 сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта банк һәм транспорт карталарыннан түләгәндә юл бәясе элеккечә кала – 30 һәм 27 сум. Юл йөрү билетларына да тариф үзгәрмәячәк – 100 тапкыр йөрүнең һәркайсы 20 сумга төшә. Югыйсә, Казанның җир өсте җәмәгать транспортында йөрү бәясе быелның 1 мартында арткан иде. Болай булгач, инде бездәй – җир өстендәгеләр өчен генә түгел, җир астында да тормыш итүләр кыйммәтләнгән, күрәсең. шулай булмаса, биш ай үтәр-үтмәс метрода билет хакын 5 сум сумга күтәртеп куймаслар иде.
               Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ