Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан шәһәр филармониясе үзгәрештә һәм үсештә

Заманында Татарстанның үз мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итүенең күркәм бер казанышы булган һәм бүгенге көндә дә газиз халкына тугры хезмәт итүче оешма ни дисезме? Үз вакытында «Идел» концерт...

Заманында Татарстанның үз мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итүенең күркәм бер казанышы булган һәм бүгенге көндә дә газиз халкына тугры хезмәт итүче оешма ни дисезме? Үз вакытында «Идел» концерт-филармония берләшмәсе буларак нигез салынып, инде хәзер Казан шәһәр филармониясе статусына ия булган милли җанлы иҗат коллективы хакында сүзебез. Киләсе елга оешуының 25 еллыгын билгеләп үтәчәк, ике дистә елга якын «Казан» милли мәдәният үзәге филиалы булып саналган бу коллектив инде бер ел рәсми төстә мөстәкыйль оешма буларак сәнгатебезне зәвыклы тамашачыга җиткерә.
Казан шәһәр филармониясе составында Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбле, сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рәсим Ильясов булган «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Идел егетләре» эстрада-фольклор ансамбле һәм дә 27 солист белән өч алып баручы исәпләнә. Бүгенге көндә сәгать механизмыдай төгәл һәм җитез эшләүче чын иҗат коллективы ул. Тотрыклы базалары, кайсы гына төбәккә барып чыксалар да, хәерхаклы тамашачылары бар аларның. Чөнки гел эзләнүдә, халык күңеленә барып җитәрдәй репертуарларын гел яңартып торуда алар. Филармониянең үз тавыш студиясе, репетиция ясау мәйданчыклары бар. Казан шәһәр филармониясе дип йөртелсәләр дә, алар мәркәзебез тамашачысы белән чикләнмиләр, республикакүләм мәдәни чараларның һәркайсына алар – тон бирүче, илһам-моң өстәүче. Әле шуның өстенә Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә дә алар – зарыгып, көтеп алынган сәхнә йолдызлары. Федераль cабантуйларымы, «Мәскәү-Казан-Уфа дуслыгы» фестивалеме, «Язгы моңнар», «Сез яраткан җырлар» концертлары дисезме...
Тагын шунысын да әйтик: Казан шәһәр филармониясе үз юбилеен хезмәттәшләренең шәхси юбилейлары уңаеннан оештырылган концертлар белән дә үз тамашачысын сөендереп каршыларга ниятли. Әйтик, әле 3 мартта җырчы Айдар Габдиновның юбилей концертын оештырсалар, 29 апрельдә исә икенче бер юбилярлары – Фердинанд Фәтхинең концертын зурлап үткәрергә исәпләре. Ә инде ноябрь аенда «Идел егетләре»вокаль-инструменталь ансамбле эшчәнлегенең 40 еллыгына багышланган зур концерт-тамаша куелачак.
Юбилейлары алдыннан тагын бер сөенечле вакыйганың шаһиты булырбыз дип зарыгып көтә алар. Җәй ахырында башкалабызның Җиңү проспектындагы «Чулпан» мәдәни үзәге, төзекләндерү эшләре төгәлләнгәннән соң, Казан шәһәр филармониясе карамагына тапшырылачак.
Казан шәһәр филармониясенең болар һәм башка юбилей алды мәшәкатьләре, алдагы иҗади планнары хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булып узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ