Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан шәһәр яны лагерьларында көзге сменалар ачылды

Бүгенге көндә балаларны ялга өч муниципаль учреждение кабул итә – «Восток», «Заречье» һәм «Ново-Юдино» лагерьлары.Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтен...

Бүгенге көндә балаларны ялга өч муниципаль учреждение кабул итә – «Восток», «Заречье» һәм «Ново-Юдино» лагерьлары.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең таләпләре буенча, лагерьларның йөкләнеше 75% тәшкил итә. Гомумән алганда, хәзер барлык өч учреждениедә 425 бала яши. Бөтен персонал, шул исәптән техник, коронавирус инфекциясеннән вакциналаштырылган. Моннан тыш, балалар килер алдыннан һәр хезмәткәр ПЦР-тест тапшырган, дип хәбәр иттеләр балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Көн саен балаларның һәм персоналның ике тапкыр тән температурасы үлчәнә, лагерьлар территориясендә санитайзерлар урнаштырылган, персонал шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ