Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучылары «Минем замандашларым» күргәзмәсендә үз картиналарын тәкъдим итәчәк

Казан шәһәренең Б.Альменова исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары 30 нчы сентябрьдә А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеенда узачак  «Минем замандашларым» күргәзмәсендә катнашачак. Ал...

Казан шәһәренең Б.Альменова исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары 30 нчы сентябрьдә А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеенда узачак  «Минем замандашларым» күргәзмәсендә катнашачак. Алар анда үзләре иҗат иткән картиналарын тәкъдим итәчәк. Күргәзмәгә килгән 75 картинада һәр баланың дөньяга, бүгенге заман кешесенә карата карашы чагылыш таба.
Замана балалары дөньяны ничек күрә? Безне әйләнә-тирәбездә нинди хәлләр күзәтелә? Тел белән әйтеп-аңлата алмаган күренешләрне рәсем аша күрсәтергә буламы? Баланың эчке дөньясы, тоемлавы нәкъ менә әлеге күргәзмәдә ачык күренәчәк.
Балалар күргәзмәсе бүгенге ыгы-зыгылардан, илдә барган тынгысызлыктан  бераз гына булса да онытылып торырга, һичшиксез, ярдәм итәр. Чөнки картиналарда мәрхәмәтлелекне, самими хыял дөньясын, яшүсмерләрнең бүгенге уйларын, идеяләрен күрергә була. Моннан тыш, балалар  дуслар портретларын, автопортретларын да тәкъдим итә.
«Минем замандашларым» күргәзмәсе 30 октябрьгә кадәр эшли.  Күргәзмәгә керү өчен Пушкин картасын да кулланып була. Билетлар да сатыла.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ