Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучыларына – яңа меню

1 сентябрьдән укучыларга мәктәп ашханәләрендә яңартылган меню тәкъдим итәчәкләр. Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәтшина Казан мэриясендә уз...


1 сентябрьдән укучыларга мәктәп ашханәләрендә яңартылган меню тәкъдим итәчәкләр. Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәтшина Казан мэриясендә узган иртәнге киңәшмәдә шул хакта хәбәр иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
«Балалар һәм ата-аналарның мөрәҗәгатьләре буенча яңартылган менюга бәясе шактый түбән булган (45 сум) кайнар аш кертелде. Без ике вариант тәкъдим итәчәкбез – икенче аш яки камыр ризыгы белән бергә беренче аш», - дип искәртте докладчы.
Ул билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзор киңәше белән менюда ярымфабрикатлар ассортименты һәм саны атнасына 1-2 тапкыр киметелгән.
Яңартылган меню белән танышу өчен сентябрь-октябрь айларында мәктәп пикниклары үткәрү күздә тотыла. Анда ата-аналар табиб-диетолог белән киңәшләшә һәм укучыларның туклануына бәйле үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алачак.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ