Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучыларының хыялы чынга аша

Балалар өчен «Кванториум» фәнни үзәге Татарстанның тагын бер шәһәрендә барлыкка киләчәк. Тиздән әлеге наноүзәк Казанда ачылыр дип көтелә. Республика башкаласында әлеге шатлыклы хәбәрне бик озак көттел...

Балалар өчен «Кванториум» фәнни үзәге Татарстанның тагын бер шәһәрендә барлыкка киләчәк. Тиздән әлеге наноүзәк Казанда ачылыр дип көтелә. Республика башкаласында әлеге шатлыклы хәбәрне бик озак көттеләр.
2021 елда Татарстан «Кванториум» балалар технопарклары челтәрен төзүгә субсидия алачак.
Татарстан «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында «Кванториум» балалар технопаркларын төзүгә субсидияләр бирүгә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының сайлап алу конкурсында җиңүче 25 субъект арасына керде.
Балалар технопаркы укучыларның инновацион технологияләр белән кызыксынуларын һәм балаларны техник иҗатка җәлеп итүне арттырыр дип көтелә.
«Кванториум» үз эченә автоквантум, аэроквантум, промробоквантум, ІТ-квантум, космоквантум, промдизайнквантум, Data-квантум, биоквантум, геоквантум, робоквантум, нейроквантум, нановкантум, энерджиквантум, шулай ук өстәмә һәм виртуаль чынбарлыкны алачак, дип хәбәр итә спорт проектларын гамәлгә ашыру бүлеге.
Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ