Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укытучысы Илсур Җиһаншин Россиянең иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә керде

Казан шәһәре 2 нче лицей-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин Россиянең иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә керде.Бу елның язында ул һөнәри осталык буенча республика конкурсында...

Казан шәһәре 2 нче лицей-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин Россиянең иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә керде.
Бу елның язында ул һөнәри осталык буенча республика конкурсында җиңгән иде, Татарстанның иң яхшы укытучысы булды һәм республикабызның данын Бөтенроссия конкурсында яклауга лаек булды.
Конкурс сынауларының беренче туры 22–27 сентябрьдә башланды. Биредә укытучылар Төмән укучылары өчен үз предметлары буенча дәресләр үткәрделәр һәм креатив дәрестән тыш шөгыльләр оештырдылар. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 15 лауреат билгеләнде. 28 һәм 29 сентябрьдә алар һәрберсе мастер-класс уздырырга һәм гамәли нәтиҗәлелеге булган шәхси һөнәри техникаларын күрсәтергә тиеш.
30 сентябрьдә икенче тур узачак, анда лауреатларга «Ел укытучысына сорау» - матбугат конференциясе форматында укучылар, ата-аналар, матбугат вәкилләре, һөнәри һәм мәдәни җәмәгатьчелек сорауларына җавап бирергә туры киләчәк. 
Бу сынаулар нәтиҗәсендә биш җиңүче билгеләнә. Алар 3 октябрьдә Мәскәүдә йомгаклау этабының өченче турында катнашачак. Иң катлаулы «Педагогик совет» сынавында алар Сергей Кравцов белән хәзерге заман мәгарифенең актуаль мәсьәләләрен тикшерәчәкләр һәм аны үстерү буенча үз фикерләрен тәкъдим итәчәкләр.
«Россиянең Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсында җиңүченең исеме 5 октябрьдә игълан ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Традиция буенча, конкурс программасын Дәүләт Кремль сараенда Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт төгәлләячәк.
Без исә үз чиратыбызда Илсур Җиһаншинга уңышлар теләп калабыз!
Исегезгә төшерәбез: Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Россиянең Ел укытучысы–2022» конкурсының популяр тавыш бирү җиңүчесен билгеләргә ярдәм итүче махсус чат-бот булдырылды: https://vk.com/write-30558759 
Тавыш бирү 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укытучының визит карточкасын, төбәге һәм укытыла торган предметны сайлап, үз тавышыңны бирергә мөмкин.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ