Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 8 яңа мәктәпкәчә учреждение ачылачак

 Быел Казанда 1690 урынга исәпләнгән 8 мәктәпкәчә учреждение ачылачак. 5 балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча төзелә, тагын 3 – «Торак һәм шәһәр мохите». Алар шул исәптән Константи...

 Быел Казанда 1690 урынга исәпләнгән 8 мәктәпкәчә учреждение ачылачак. 5 балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча төзелә, тагын 3 – «Торак һәм шәһәр мохите». Алар шул исәптән Константиновка бистәсендә, «Седьмое небо» һәм «Лето» торак комплексларында төзеләчәк.
Бүгенге көндә барлык объектлар да төзелеш тәмамланып килә, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов. 9 балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре бара – 1360 урынлык 10 бина. 7 балалар бакчасында барлык эшләр дә төгәлләнгән инде, калганнарында капиталь ремонт тәмамланып килә, дип ассызыклады И.Ризванов.
Шул ук вакытта шәһәрдә балалар бакчаларында урыннар кытлыгы күзәтелә. Мәгариф идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 7286 мәктәпкәчә яшьтәге бала бакчага чиратта тора, шуларның 5721-е – 3 яшькә кадәрге һәм 1565-е – 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге. Урыннарның иң зур дефициты – «Весна», «Победа», «Арт Сити», «Изумрудный город», «Солнечный город», торак комплексларында, «Салават күпере 1» микрорайонында, Завойский урамы районында.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга шәһәрдә аерым игътибар бирелә. Киләсе уку елында Казан балалар бакчаларында үсешләрендә үзенчәлекләр булган 942 бала өчен 32 өстәмә төркем ачылачак. Ә мәктәпләрдә тәүге тапкыр психик үсеш тоткарлыклары, Аутистик спектр бозылулары, Даун синдромлы балалар өчен аерым класслар ачылачак.
Быел уку елында балалар бакчасына беренче тапкыр 17 меңнән артык бала барачак. Шәһәрдә 80 меңгә якын мәктәпкәчә яшьтәге балалар яши, алар өчен 351 мәгариф учреждениесе – 312 балалар бакчасы, дәвалау педагогикасы үзәге, 2 прогимназия, 10 мәктәпкәчә белем бирү бүлеге булган мәктәп һәм 26 шәхси балалар бакчасы эшли. Ирек Ризванов шәһәрнең мәктәпкәчә урыннардагы ихтыяҗы даими үсә, шуңа күрә яңа объектларны файдалануга тапшыру темпларын киметмәү мөһим, дип белдерде.
Чыганак: Казан мэриясе

Марат Мугинов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ