Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Галимҗан Баруди музеен ачарга ниятлиләр

Казанда дин белгече һәм мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди һәм ул нигез салган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тарихы музеен ачу планлаштырыла. Мәдрәсә җитәкчелеге һәм ТР Милли музее вәкилләре катнашында уз...

Казанда дин белгече һәм мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди һәм ул нигез салган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тарихы музеен ачу планлаштырыла. 
Мәдрәсә җитәкчелеге һәм ТР Милли музее вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә әлеге музейның проектын булдыру, тематик экспозиция төзү, материаллар җыю, килүчеләрне җәлеп итү буенча тәкъдимнәр барланган. ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Разия Сәхипова «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен нигезләүче, олуг галим һәм мәгърифәтченең мирасын һәм шәхси әйберләрен саклау, язма чыганакларны һәм рухи ядкярләрне бүгенге көндә куллану мөмкинлекләрен барлау, дини уку йортларында аның әсәрләрен өйрәнү хакында сөйләгән һәм Г.Баруди белән бәйле экспонатларны, ул яшәгән чордагы уку-язу әсбаплары, киемнәр, китаплар, карандашлар, кара савытлары һ.б. тарихи әйберләрне туплау буенча тәкъдимнәрен җиткергән. 
ТР Милли музее вәкилләре – фәнни-экспозиция бүлеге мөдире Татьяна Чканова, әлеге бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәрләре Алсу Хәйруллина һәм Миләүшә Хәйруллина җыелышта музей проектын булдыру, якынча тематика һәм экспозиция төзү, материаллар туплау, оештыру мәсьәләләрен чишү, халыкны һәм шәһәр кунакларын җәлеп итү һ.б. буенча сөйләгәннәр.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллык тарихи үткәнен истә тотып, әлеге бинада ачылачак музей бүлмәсендә – белем алган күренекле шәхесләр, татар зыялылары, мөфтиләр, дин әһелләре, иганәчеләр һ.б. белән бәйле материаллар да урын алыр дип көтелә. Шулай ук уку йортының казанышлары, хәзерге яшәеше, шәкертләр тормышына да урын биреләчәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ