Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс башланды

20 апрельдән 28 апрельгә кадәр Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга сайлап алу конкурсының 1 этабы уза, ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлтел...

20 апрельдән 28 апрельгә кадәр Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга сайлап алу конкурсының 1 этабы уза, ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлтелгән проектны тәкъдим итүдән һәм яклаудан гыйбарәт. Конкурста катнашу өчен республиканың 33 муниципаль районыннан 43 балалар бакчасыннан гаризалар  килде.
Икенче этап 10 майдан 25 майга кадәр узачак. Эксперт комиссиясе,  грант отуга гариза биргән мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына,   билингваль белем бирүнең эчтәлеген һәм нәтиҗәлелеген бәяләү максатында барачак.
Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан конкурста җиңүчеләр - 10 балалар бакчасы билгеләнәчәк, алар 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнәчәк.
Мәгариф министрлыгы матбугат үзәге мәгълүматлары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ