Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда – кабат һөнәри осталык чемпионаты

Хәтерләсәгез, әле моннан ике ел элек кенә башкалабыз Казан һөнәри осталык буенча дөньяның 63 иленнән килгән 1350 дән артык төрле һөнәр осталары катнашындагы  45 нче Worldskills чемпионатын зур уң...

Хәтерләсәгез, әле моннан ике ел элек кенә башкалабыз Казан һөнәри осталык буенча дөньяның 63 иленнән килгән 1350 дән артык төрле һөнәр осталары катнашындагы  45 нче Worldskills чемпионатын зур уңыш белән уздырып җибәргән иде. Һәм менә Казаныбыз бүгеннән кабат һөнәри осталык чемпинаты мәркәзенә әйләнде. Бу юлы катнашучылары гына үзгәрәк: ишетү сәләтеннән мәхрүм булганнар өчен илкүләм DeatSkills дигән һөнәри осталык чемпионаты  уздырыла. Дөнья булгач, арабызда бик үк сау-сәламәт булмаганнар да бар шул. Әйтик, бер Татарстанда гына да 6 меңнән артык кеше ишетү сәләтеннән бөтенләй мәхрүм. Ә тулаем Россиядә, дөньясында андыйлар андыйлар ничаклы! Алар да тормышта үз урынын тапсын, үз-үзен матди яктан тәэмин итәрдәй һөнәргә, белемгә ия булсын өчен шушындый һөнәри осталык чемпионатлары уздырыла да инде.
2017 елда Казанда DeatSkills дигән Россиякүләм күрсәтмә чемпионат уздырылган булган инде. Анда ун төрле һөнәр буенча ишетү сәләтеннән мәхрүм булган кеше көч сынашкан. Ә инде 2018 елда саңгырау яшьләрнең «Успех» дигән оешмасы, Россиядә I рәсми илкүләм чемпионат уздыру максатын күздә тотып, БМОның демократия фонды грантын ота. Һәм әлеге чемпионат 2020 елның апрелендә Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Экспо» үзәгендә уздырылырга тиеш була, тик коронавирус зәхмәте аркасында ул елърымга кичектерелә. Үткәрү урыны да үзгәрә: әлеге чемпионатны Татарстан мәркәзе үзендә үткәрергә ризалык бирә.
Һәм менә бүген кичке сәгать 7 дә Универсиада авылындагы Концертлар залында аны ачу тантанасы булачак. Иртәгә исә Казандагы информацион технологияләр һәм элемтә техникумы-Халыкара компетенцияләр үзәгендә «Ишетү сәләтеннән мәхрүм булганнар да барысын да булдырырга сәләтле: белем алуда д, эшкә урнашуда да бернинди киртәләр юк» дигән темага фәнни конференция узарга тиеш. Ә инде шимбә көнне 26 компетенция буенча Россиянең 57 шәһәреннән килгән 221 кеше һөнәри осталыкта көч сынашачак.
Болар хакында бүген «Татар-информ» агентлыгының матбугат үзәгендә әлеге чемпионатны уздыруга җаваплы белгечләр катнашында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
                       Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ