Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда китап ярминкәсе узачак

3–5 февральдә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә китап ярминкәсе узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бирегә килүчеләр зур нәшриятларның берсеннән яңа басмалар һәм бестселлерлар белән таныша,...



3–5 февральдә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә китап ярминкәсе узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бирегә килүчеләр зур нәшриятларның берсеннән яңа басмалар һәм бестселлерлар белән таныша, шулай ук бушлай лекцияләрдә катнаша алачак. 




3 февраль көнне 18:00 сәгатьтә Россиядә китап сәүдә тарихын тикшерүче Анна Кадикова үзгәрешләр чорында әлеге эшчәнлек өлкәсе турында сөйләячәк.
4 февраль көнне 14:00 сәгатьтә сәнгать белгече һәм «Рус сәнгате тарихында иң әһәмиятлесе...» китабы авторы Мария Швец «Көмеш гасыр сәнгатендә мистицизм» дигән лекция үткәрәчәк.
5 февраль көнне 14:00 сәгатьтә «Хәтерне ничек яхшыртырга һәм нәтиҗәле укырга» дигән лекция белән инглиз теле курсы һәм хәтер үсеше буенча китаплар авторы Илгиз Сабиров чыгыш ясаячак.
Китап ярминкәсе 3 февральдә 14:00–20:00 сәгатьләрдә, 4 һәм 5 февральдә 11:00–20:00 сәгатьләрдә Татарстан ур., 20 адресы буенча эшләячәк. Катнашу бушлай.

Фәния Лотфуллина




 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ