Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда беренче «Кванториум» балалар технопаркы ачылды

Белем көне бәйрәмендә Казан үзәгендә урнашкан, 90 еллык тарихы булган 98 нче урта гомуми белем мәктәбендә балалар өчен технопарк «Кванториум» ачылды. Әлеге югары технологияле җиһазлар белән җиһазланды...

Белем көне бәйрәмендә Казан үзәгендә урнашкан, 90 еллык тарихы булган 98 нче урта гомуми белем мәктәбендә балалар өчен технопарк «Кванториум» ачылды. Әлеге югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган мәйданчык балалар өчен фикерләү мәктәбе булыр, технологик алгарышны тәэмин итә алырлык буын тәрбияләүдә өлеше зур булыр дип зур өметләр баглыйлар мәктәптә.
Мәктәп «Кванториум»ын ачылу тантанасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзе дә килгән иде.


«Татарстанда беренче тапкыр без «Кванториум» мәктәп технопаркын ачабыз. Укучыларыбыз югары технологияле җиһазлар белән лабораторияләрдә шөгыльләнә алсыннар, үссен, үз сәләтләрен ачсын өчен ул алты юнәлеш буенча эшләячәк, мәктәп технопаркы-балалар үсеше өчен тагын бер мәйданчык», - диде министр үзәкне ачу тантанасында.
Технопаркка мастер-класслар алырга 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 2 000 тирәсе бала килә ала. Сентябрь аеннан «Робототехника», «Биология», «Химия», «Физика һәм астрономия»,«3d-модельләштерү һәм прототиплаштыру» кебек юнәлешләр балалар өчен ачык булачак.


Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Игътисамова да «Мондый фәнни үзәк ачылу безнең өчен зур яңалык булды. Бу – безнең дәрестән соңгы эшчәнлек. Монда үзебезнең мәктәп укучылары да һәм чит мәктәп укучылары да шөгыльләнә алачак. IT лицейдан, КФУда укучы студентлар безнең балаларны өйрәтәчәкләр . Ай саен балалар әти-әниләргә үзләренең ачык дәресләрен күрсәтәчәкләр, кичәләр оештырачаклар. 240 артык бала түгәрәкләргә килер дип фаразлыйбыз.Бу үзәк өчен без ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга, Президент Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәтлебез», – дип фикерләрен җиткерде.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Сөмбел ТАИШЕВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ