Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды

1 февральдә Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде.  Форум 5 көн дәвамы...

1 февральдә Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде.  
Форум 5 көн дәвамында узачак.  Ул  – актив һәм өммәт язмышына битараф булмаган мөселман яшьләрен берләштерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыручы иҗади мохит ул. Быел ул «Эшлә!» шигаре астында уза. Бирегә Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы; Россиянең Мәскәү, Курск, Иваново, Чабаксар, Сызрань, Ижевск, Оренбург, Уфа, Чиләбе шәһәрләреннән, Башкортстан, Ханты-Манси автономлы округы төбәкләреннән һәм Белорусиядән мөслимәләр җыелган.
Форум яңа форматта уза. Мөселман яшьләре форумында катнашучыларны Soft-skills буенча 5 көнлек тренинг көтә, ул тормышның теләсә кайсы өлкәсе өчен кирәк булган конкрет белемнәр һәм мөмкинлекләрне үстерәчәк. Форум барышында егетләр һәм кызлар план кору алымнарын һәм планнарны үзгәртү тәртипләрен үзләштерәчәк. Чараны оештыручылар 5 көн эчендә максат куярга, бурычлар билгеләргә, эш программасын төзергә, кирәкле ресурсларны ачыкларга, эш барышын күзәтергә һәм нәтиҗәләрне контрольдә тотарга өйрәтәчәк. Шунысы игътибарга лаек: сүз эшне планлаштыру турында гына түгел, гыйбадәт кылу, шәхси тормыш, ялны планлаштыру турында да барачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ