Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләрендә «миналау» турындагы хәбәрдән соң тикшерүләр башланган

Шәһәр мэриясенең рәсми Telegram-каналында оператив хезмәтләр Казанның 58 нче мәктәбендә «миналау» турындагы хәбәрләрдән соң тикшерү башлаган, дип хәбәр ителә.Хәбәрдә: «Бүген төнлә шәһәрнең 58 нче мәга...

Шәһәр мэриясенең рәсми Telegram-каналында оператив хезмәтләр Казанның 58 нче мәктәбендә «миналау» турындагы хәбәрләрдән соң тикшерү башлаган, дип хәбәр ителә.
Хәбәрдә: «Бүген төнлә шәһәрнең 58 нче мәгариф учреждениесенең электрон почтасына «миналау»турында чираттагы хәбәрләр килде. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре инструкция буенча эшли» - диелгән. Шулай ук калган мәктәпләрнең электрон адресларында янаулар булу-булмауны тикшерәләр.
Мэриядә барысына да тыныч калырга һәм хокук саклау органнарыннан тикшерүләр нәтиҗәләрен көтәргә сорыйлар. Россиянең төрле шәһәрләрендә шартлаткыч барлыгы турында хәбәр таратулар инде  2019 ел ахырында ук башланган. Мондый күңелсез күренеш судларны,  сәүдә үзәкләрен, метро станцияләрен, авиация һәм тимер юл инфраструктурасын, мәктәпләрне, хәтта дәвалау учреждениеләрен дә читләтеп үтмәде. Бәхеткә, янауларның барысы да ялган булып чыга. Ел башыннан «миналау» турындагы хәбәрләр Казанның уку йортларына инде берничә тапкыр килгән.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ