Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләт телсез була алмый

28-31 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татарларының Милләт җыены уза. Бүген төшкә кадәр "Гранд отель Казан" кунакханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы булды. Анда Милл...

28-31 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татарларының Милләт җыены уза. Бүген төшкә кадәр "Гранд отель Казан" кунакханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы булды. Анда Милли Шура әгъзалары татар халкының гамәли стратегиясен тикшерде.


Төштән соң М.Җәлил ис. татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Милләт җыены башланды. Анда 68 төбәктән 500 кунак чакырулы иде. Россиянең кайбер төбәкләреннән һәм чит илләрдәге милләттәшләребез чара барышын онлайн карады. Милләт җыенын Васил Шәйхразиев ачып җибәрде. Катнашучыларны сәламләп, иң шәрәфле кунаклар белән таныштырды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, күренекле сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, татарларны дөньяга таныткан спортчылар, сәнгать әһелләре...


Президент Рөстәм Миңнеханов:  "ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар ел буе дәвам итте. Ә мөһимнәре шушы көннәрдә уза. Бүген күпчелек тавыш белән татар халкының гамәли стратегиясе кабул ителде. Әлбәттә, килешмәүчеләр дә булды. Бүген тарихи көн. Республикада бик зур эшләр эшләнә. Россия җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтә", - дип белдерде.


Әлбәттә, иң көчле алкышлар Калининградтан килеп җиткән татарның легендар улы Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Хәким Биктиевка  булды.


Төп доклад белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы җитәкчесе Васил Шәйхразиев чыгыш ясады. Шиһабетдин Мәрҗанинең: "Татар булмасаң, син кем?" дигән мөрәҗәгате белән башлады ул үзенең сүзен. Гомумән, спикерның чыгышы башыннан ахырына кадәр татар халык мәкальләре, күренекле татар галимнәренең, мөгаллимнәренең канатлы гыйбарәләренә бай булды.


- Кеше телсез була ала, милләт телсез була алмый, - дип дәвам итте Милли Шура җитәкчесе сүзен.- Татар булу ул рухи хәзинәләр белән уртаклашу, аларны баету, татарлыгың белән горурлану.


Чыгыш ясаучыларның һәрберсенең сүзендә татарлык өчен горурлык, аның бәхетле киләчәге өчен өмет яңгырады. Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле: "Без килмешәк тә, диаспора да түгел. Үз республикабыз, үз Президентыбыз бар. Без китаплы, укымышлы халык! Уфада ата-аналар балаларын мәктәпкә алып килгәч, безгә туган тел кирәкми диләр. Кәкре агачның күләгәсе туры булмый. Стратегия Россиянең бик күп төбәкләрендә тикшерелде. Бар булыйк, бер булыйк!"


Ләйлә Мөхәммәтшина, Омск өлкәсе, Большеречье районы Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы: "Татарлык Себердә бик көчле. 25 ел татар теле укыттым. Хәзер татар авылы өчен җавап бирәм. Мәчетләр ачыла, " Татар дөньясы" газетасы чыга. М. Җәлилгә бюст куелды, мәктәпкә аның исеме бирелде. Татар кайда гына яшәсә дә, без бер бүленмәс милләт! Стратегиядә безнең дә фикерләрне тыңлаган өчен зур рәхмәт!"


Астрофизик, РФА хакыйки әгъзасы Рәшит Сюняев: "Татарча сөйли алмыйм. Мин Ташкентта үстем, анда бер татар мәктәбе дә юк иде. Хәзер татарча җырлар тыңлыйм, спектакльләр карыйм. Өч улым, бер кызым,  оныкларым бар. Алар татар халкының гореф-гадәтен белергә тиеш. 100 ел ул бик зур вакыт. Бу вакыт эчендә дөнья картасында бик күп илләр барлыкка килде. Республика бик күп вакыйгалар аша үтте. Миңа дөнья буйлап төрле уку йортларында чыгыш ясарга туры килә. Һәр чыгыш ахырында кем дә булса килеп, мин Татарстаннан ди. Минем өчен бу зур горурлык".


Россия Герое, гражданнар авиациясе пилоты Дамир Йосыпов: "Без еракта яшәсәк тә әти- әниләремә бик рәхмәтле. Алар татарча газета-журналлар алдырдылар, татарча җырлар тыңлап үстек. Стратегияне тулысынча хуплыйм".


Пленар утырыш азагында стратегия кабул ителде. "Монда утырган һәркем татарның киләчәге өчен горурланыр. Күптавыш белән стратегия кабул ителде", - диде Милли Шура рәисе.


Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ