Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда ресторанлы мәктәп ачылды

Бүген Белем көнендә Совет районының «Арт Сити» торак комплексында «Унбер» яңа күппрофильле лицееның ачылу тантанасы узды. Тантананың зур кунагы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Шулай ук...

Бүген Белем көнендә Совет районының «Арт Сити» торак комплексында «Унбер» яңа күппрофильле лицееның ачылу тантанасы узды. Тантананың зур кунагы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Шулай ук чарада Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Совет районының хакимият башлыгы Роман Фәтхетдинов һ.б катнашты.

«Без авылда укып үстек. Һәм һәрвакыт сыйныф җитәкчесенә, укытучыларга охшаш булырга теләдек. Аларның киенү рәвешләрен, җәмгыятьтә үз-үзен ничек тотуын, хәтта матур итеп йөрешләрен безнең кабатлыйсы килде.  Бу – укытучының иң зур сәләте. Безнең укытучылар бүген дә бу традицияләрне дәвам итәләр. Бүгенге зур бәйрәм белән Сезнең барыгызны да  ихлас котлыйм. Мөһим һәм кирәкле эш башкаруыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында. Һәм 100 000 бүләк сертификаты һәм волейбол туплары тапшырды.

Лицей директоры Алмаз Хәмидуллин сүзләренчә, төзелеш эшләре ике ел дәвамында барган. Мәктәп коллективына Казахстаннан, Санк-Петербург һ.б. шәһәрләрдән, төрле регионнардан көчле укытучылар тупланган.
«Биредә балаларыбыз гармонияле үссен өчен, барлык шартлар да бар. Укучыларга уңышлы файдаланыр, ә укытучыларга балалар үсешенә бөтен җанын биреп укыту өчен, бар уңайлылыклар да тудырылган» – дип белдерә лицей җитәкчесе.
Яңа лицей 1,5 укучы балага исәпләнгән.Заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре, үз рестораны, актлар залы, спортплощадкалары һәм йөзү бассейнлы әлеге уку йорты бүген 737 укучыны  кабул итте.
Лицейда укучылар халыкара дәрәҗәдәге сыйфатлы белем ала алачак. Лицей бер сменада 4 юнәлеш – математика, лингвистика, химия-биология һәм гуманитар юнәлеш буенча эшләячәк.

Лицейның үзенчәлеге – мәктәп укучыларына өстәмә мәгълүмат алырга, ә укытучыларга һәм ата-аналарга оператив рәвештә аралашырга ярдәм итәчәк мобиль кушымта. Бәяләү, расписание, өй эшләре, чаралар анонсы, ашханә менюсын карау һәм  үз фикереңне калдыру мөмкинлеге булачак бу приложениедә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Автор фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ