Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда тарих буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы башлана

2022 елның 28 мартыннан 3 апреленә кадәр Казанда тарих фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы узачак. Анда Россиянең 81 регионыннан 397 белем бирү оешмасында укучы, шулай ук 90нан артык оза...

2022 елның 28 мартыннан 3 апреленә кадәр Казанда тарих фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы узачак. Анда Россиянең 81 регионыннан 397 белем бирү оешмасында укучы, шулай ук 90нан артык озата баручы педагог катнашыр дип көтелә.
Тарих буенча олимпиада Ярышлары 3 турдан торачак:
29 март – 1 язма тур;
30 март – 2 тест биремнәрен үз эченә алган язма тур;
1 апрель – 3 телдән тур, ул катнашучыларның бирелгән темалар буенча кыскача чыгышлары һәм аларны тикшерү.
Ачылу тантанасы 28 мартта 16.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының актлар залында үтәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ