Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 14–17 февральдә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрә. Чара РФ субъектларының мәгариф идарәсе органнары белән төзел...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 14–17 февральдә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрә. Чара РФ субъектларының мәгариф идарәсе органнары белән төзелгән белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләрне гамәлгә ашыру, туган (татар) телнең дәрәҗәсен һәм укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла. 
Олимпиадада Россиянең 27 субъектыннан VIII, IX, X, XI сыйныф укучылары – татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның төп этаплары җиңүчеләре һәм призёрлары катнаша.
15–16 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Педагог һәм остаз елына багышланган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада, шулай ук сөйләм туры (нәфис сүз) узачак.
Олимпиада кысаларында анда катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышуны үз эченә алган мәдәни-экскурсия программасы, Г.Камал һәм К.Тинчурин театрларында спектакльләр тамаша кылу каралган.

16 февральдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында олимпиаданы ябу тантанасы була.


Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ