Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Татарстанда милли мәгарифне үстерү темасына республика форумы башланды (Видео)

Бүген Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы башланып китте.Ф...

Бүген Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы башланып китте.
Форумда татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары; укыту һәм тәрбия теле татар теле булган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, татар телен укыту буенча тәрбиячеләр; гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарлары; татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре; урта һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.


«Июнь аенда үткән Бөтенроссия татар теле укытучылары съездыннан соң, милли мәгариф мәсьәләләренең бүгенге көндә никадәр актуаль икәнлеген исәптә тотып, яңа уку елы башланыр алдыннан республикабыз укытучыларын җыеп, тагын бер тапкыр шундый форум үткәрү кирәк дигән фикергә килдек. Бүген биредә шулай ук 500 ләп кеше катнаша. Форум кысаларында туган телдә укытуны оештыру һәм татар телен укыту, тел мохитен булдыру, татар телен, мәдәниятен, үз халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә мотивацияне арттыру өчен санлы белем бирү ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышулар, мастер-класслар, күргәзмәләр үткәрү планлаштырыла»,– дип сөйләде Татарстан Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова.


«Барысы да үзебездән тора, әгәр дәресләр кызыклы һәм балаларга үтемле итеп уза икән, әти-әниләр дә, балалар да туган телләрне бик теләп сайлый. Безнең бурычыбыз да – әти-әниләрдә милли үзаң тәрбияләү»,  – дип сөйләде ул.
Форум ике өлештән тора. Төшке аштан соң Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узачак.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ