Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда узган «Россия чаңгы юлы»нда 21,5 меңнән артык кеше катнашты

21 мең 560 кеше Казанда «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия массакүләм ярышларында катнашты. Ярышлар Татарстан башкаласында 18 нче тапкыр узды.Төп шәһәр старты Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында би...

21 мең 560 кеше Казанда «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия массакүләм ярышларында катнашты. Ярышлар Татарстан башкаласында 18 нче тапкыр узды.
Төп шәһәр старты Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында бирелде, анда чаңгыга 8260 кеше чыкты. Беренче булып 2, 3 һәм 5 км дистанцияләрне, яшь төркемнәренә карап, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгесен алуга дәгъва итүчеләр уздылар. Аннары йөгерешкә яшь һәм өлкән спортчылар кушылды, аларга 5 һәм 10 км араны узарга кирәк иде. 
2004 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында 5 чакрымга йөгерүдә Мари Республикасыннан Антон Тимофеев һәм Казаннан Диләрә Гәрәева җиңүче булды, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты матбугат хезмәте.

2003 елгы һәм аннан өлкәнрәк спортчылар арасында 10 км га йөгерүдә иң яхшы нәтиҗәне Яшел Үзәннән Андрей Ларьков күрсәтте. Хатын-кызлар арасында Яшел Үзән районыннан Галина Суслова беренче булды.
Профессиональ чаңгычылар арасында узышлар тәмамлануга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар, җитәкчеләр, спорт ветераннары һәм массакүләм йөгерү өчен старт коридорлары ачылды. Чаңгычыларга 2 км лы трассаны узарга кирәк иде.
Республика ведомстволары җитәкчеләре арасында узган йөгерештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эшләр белән идарә итүче Сергей Коростелев һәм Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җиңү яулады.
Шәһәр ведомстволары җитәкчеләре арасындагы ярышта беренчелекне Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин һәм Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева алды.

«Локомотив» стадионыннан тыш, ярышлар Горки-Әмәт урманында, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы буенда һәм Нагорный поселогында узды.
Барлык дүрт мәйданчыкта да «Россия чаңгы юлы»нда катнашучылар һәм кунаклар өчен иҗат коллективлары чыгышлары белән күңел ачу чаралары оештырылды. Моннан тыш, төп стартка «Локомотив» стадионына килгән барлык кешеләргә актив ялның яңа төрен – мотосноубордингны сынап карарга тәкъдим ителде. Чараның партнерлары ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга гына түгел, ә барлык актив катнашучыларга да бүләкләр әзерләгән. Шулай итеп, 2022 елгы FIVB волейбол буенча дөнья чемпионатына багышланган викторина үткәрелде, аның матчлары шул исәптән Казанда узачак.
Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ